Главная Обратная связь

Дисциплины:

Архитектура (936)
Биология (6393)
География (744)
История (25)
Компьютеры (1497)
Кулинария (2184)
Культура (3938)
Литература (5778)
Математика (5918)
Медицина (9278)
Механика (2776)
Образование (13883)
Политика (26404)
Правоведение (321)
Психология (56518)
Религия (1833)
Социология (23400)
Спорт (2350)
Строительство (17942)
Технология (5741)
Транспорт (14634)
Физика (1043)
Философия (440)
Финансы (17336)
Химия (4931)
Экология (6055)
Экономика (9200)
Электроника (7621)


 

 

 

 



Яшел чыршы тирэсендэ жыр жырлап эйлэнергэ



А.б. Ап-ак карлар ява акка тореп доньяны.

Буген безне уз янына яшел чыршы жыйнады.

А.б. Бар табигать ап-ак кардан калын юрган ябына.

Э без килдек бергэлэшеп яшел чыршы янына.

А.б. Без жыйналдык буген монда ЯНА ЕЛ бэйрэменэ.

Яшел чыршы тирэсендэ жыр жырлап эйлэнергэ.


2-а.б. Без бүген чыршы янында әйлән- бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз, яңа җырлар җырларбыз.


1-а.б. Нинди матур безнең чыршы, Җем- җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен, Котлы булсын яңа ел!


1 б. Эйдэгез,балалар,бергэлэп чыршы тирэли Чыршы турында жыр жырлап эйлэнэбез. (балалар жырлыйлар)


А.б
. Балалар, ниндидер тавыш ишетелә ерактан. Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәргә тиешләр. Әллә шулармы?
(Сэхнэнэгэ Убырлы карчык белән Шүрәле, өсләренә Кыш бабай белән Кар кызы киемен киеп керәләр.Капчыкны сөйриләр, балаларны күрмиләр. )(Сэхнэдэ сойлэшэлэр)
Уб. ( Шурәлегә ) Һә, бүләкләр капчыгы бездә, менә рәхәтләнеп ашыйбыз инде, Шурәле.
Шур. (калтыравык тавыш белән) Белмим инде, бу бит балаларга дигән бүләкләр. Кыш бабай белән Кар кызын да адаштырдык. Аларны балалар көтә бит. Шигырьләр, җырлар һәм биюләр өйрәнделәр.
Уб. Әйдә, җылап басып торма әле минем янымда, үзеңне дә адаштырып калдырам хәзер.(алга китеп бармакчы булалар,каршыларына алып баручы чыга)
А. б. Иптәшләр, сез кемнәр буласыз?( Убырлы һәм Шурәле югалып калалар)
Уб. Ә- ә, безме, без ? Шулар инде, Кыш бабай белән Кар кызы.
Шур. Ә- ә- е, Кы- ыш ба- абай. Менә бүләкләр дә капчык тулы, әйе шул.
А.б. (балаларга) Бик сәер, балалар, Кыш бабай белән Кар кызы. Үзләренә бер дә ошамаганнар.
Убырлы: Ничек инде сәер?(балалардан сорый): Кыш бабай белән Кар кызын чакырдыгызмы?
Балалар:Әйе, чакырдык.
Уб. Чакыргач, менә бит килеп җиттек. Киемнәребез бармы? Бар. Бүләкләр бар мы? Бар.
Шур. Әйе, нәрсәбез ошамый сезгә?
Уб. Хәзер менә чыршы утларын кабызырбыз. (киресенчә сүндереп куя).
Шур. Без килэ-килэ бик арыдык,бераз ял итеп алсак та була. (аркага арка терәшеп утыралар Һәм гырлап йокыга китәләр) .
А.б. Балалар, әйдәгез әле кул чабып һәм тыпырдап уятык сәер кунакларыбызны.(тавышка Уб. Һәм Шур. Сикереп торалар)
А.б. Ай- һай, Кыш бабай Кар кызы, әллә авырып киттегезме?
Шур. Ни эшләп авырыйк ди без?
Уб. Әйе!
А.б. Әйдәгез, алай булгач, биеп күрсәтегез.
Убырлы карчык һәм Шурәле биюе (биеп эсселәгәннән өске киемнәрен салып ташлыйлар һәм үз кыяфәтләрендә калалар).
А.б. Алдакчылар, безнең бәйрәмне бозмакчы булдыгызмы? Кайда Кыш бабай белән Кар кызы? Әйтәсезме?
Уб. Юк.
Шур. Әйтмибез.
А.б. Балалар, әйдәгез әле чакырыйк чын Кыш бабай белән Кар кызын.
Чакыралар (К. б. белән К.к. залга керәләр, шул вакытта Уб. Һәм Шур. капчыкны әләктереп сэхнэнен икенче ягына чыгып китәләр).

 


Кыш б. Исәнмесез, дуслар! Котлы булсын Яңа ел!
Кар к. Исәнмесез, барчагыз! Бергә узсын Яңа ел!
А.б. Ничек килеп җиттегез, кадерле кунакларыбыз?
Кыш б. Адаштык бит. Явыз Убырлыдан сезнен авылга килэ торган юлны сорадык,ә ул безне ботенлэй башка юлдан борып җибәрде. Йөри торгач, сезнең тавышны ишеттек. Рәхмәт сезгә!

1-А.б.Инде исән сау гына килеп җиткәч бик әйбәт. Әйдәгез бәйрәмне башлап җибәрик!

Кыш бабай: Ярар инде алайса,буген бэйрэм лэбаса!

Онытыйк борчуларны, бэйрэм итик булмаса!

Кар кызы: Ботен кеше ашкынып,сагынып коткэн бэйрэм бу!

Кешелэргэ ЯНА ЕЛ алып килгэн бэйрэм бу.

Рэсим: Кыш бабай,юлда берэр эйберегезне югалтып калдырмадыгызмы сон?

Кыш бабай: Эй,улым,сезгэ эйтергэ генэ оялып торам,алып килэ торган булэклэр капчыгын Шурэле белэн Убырлы урлап качтылар.

Кар кызы: Кайда икэн узлэре Убырлы хэм Шурэле.

Качтылар безне алдап,олгерми калдык анлап.

2-А.б. Кыш бабай,Шурэле белэн Убырлы монда килгэннэр иде.Алар бик сэер тоелдылар.Менэ чыршынын утын да сундереп киттелэр.
Кыш б. Бер дә кайгырмагыз, чөнки минем тылсымлы таягым бар.
Чыршы,чыршы, кабын син
Утларыңны балкыт син! ( утлар кабына)
Кар кызы: Котлы булсын Яна ел,бэйрэм мобарэк булсын! Эйдэгез хэзер кулга-кул тотынып жырлап-биеп эйлэник!
( Кыш бабай турында жыр.)
Кыш бабай: Бигрәк матур җырладыгыз.Шулай да булэклэрсез бэйрэм кунелле булмас,эйдэгез бергэлэп Убырлы белэн Шурэлене эзлэп карыйк эле.Бэлки булэклэр капчыгын да табарбыз… (балалар сэхнэ артыннан Убырлы белэн Шурэлене тотып чыгалар)

Кыш бабай: Хэзер мин аларны! (таягы белэн идэнгэ бэрэ,суык эрэ.)

Убырлы: Гафу ит Кыш бабай.

Шурэле: Тундырма безне.

Кыш бабай(ачуланып): Булэклэр кайда?

(Убырлы белэн Шурэле сэхнэдэге чыршы артыннан капчыкны алып,китереп бирэлэр.)

Кыш б:. Бу капчык буш бит,булэклэре кайда?

Уб: Миндэ кулъяулык бар,капчыкка салып карыйм эле.(сихыр укый,капчыктан кулмэк чыгара) Ин шэп булэк кызларга!

Кыш б: Э малайлар нэрсэ эшли?

Убырлы: Ярар,ярар,булыр сезгэ булэклэр.(узенен чэч бортеген йолкып алып капчыкка сала,сихыр укый,себерке чыгара) Хи-хи –хи,менэ,машиналы да булдым.Тагын нэрсэ телэргэ була?(Себеркегэ атланып чыршы тирэлиэйлэнеп чыга.)

Кыш б: Нэрсэ сойлисен син? Менэ мин сине хэзер тундырсам!!!

Убырлы: Туктап тор эле,бар нэрсэне «тундырам» дип кенэ тормыйлар инде.Шаярам мин. Кесэмдэ кэнфит булырга тиеш.Салып карыйм эле шуны капчыкка.(кесэсеннэн кэнфит алып сала,сихыр укый,булэклэр чыгара)

Кыш бабай: Менэ шулай! Нихаять булэклэр табылды.Эйдэгез хэзер һөнэрлэрегезне курсэтегез.

А.б. Кыш бабай,балалар бик матур шигырьлэр өйрэнеп килгэннэр.эйдэгез сойлэтэбез. ( балалар шигырьлэр сойлилэр)

Кыш бабай: Минем кызым да сезгэ булэккэ жыр алып килде.Эйдэгез бергэлэп тынлап карыйк эле. (кар кызы жырлый)

Кыш б. Ә мин, балалар, бик уйнарга яратам.
Уен
Кыш б. Ардыртып җибәрде. Карт шул инде.

А б. Бездә кунак кадерле, сал, бабай өсләреңе.
Кыш б. Ай, әйтә күрмә, кызым, кардан сырган бит туным. Салмыйм өстемне, салсам- шундук эреп бетәм мин.
А б. Кыш бабай, Кар кызы, сөйләп бирегезче безгә, буш вакытыгызда нәрсә белән шөгылләнәсез?
Кыш б. Кайда кар- буран, мин шунда булам.
Карга әверелеп, чыршыга кунам.
Суны туңдырам, сезне туңдырам,
Туңган кешенең колагын борам.
Хәсән Шабановның ,, Кыш бабай һәм балалар,, дигән җырлы уен башкаралар.
Кар к. Ә мин, балалар, кардан йолдызлар ясап, җир өстенә яудырам, ява- ява тау була. Кызлар, кар бөртекләре,чыгыгыз биергэ.( Кар бортеклэре биюе)


А. б
. Кадерле кунакларыбыз, үзегез дә биеп күрсәтегез инде, ә без сезгә кул чабабыз.
Кыш бабай белән Кар кызы биюе
А. б. Бабакай, безнең әле тагын шигырь укучы балаларыбыз бар. Утырып тыңлап тор, бераз ял итеп тә алырсың.
Шигырьләр сөйләү (2 өлеш),кумэк жырлар.
Бию
Кыш б. Ай-һай,бигрәк тырыш балалар. Бәйрәмегез бик тә ошады. Безгә китәргә дә вакыт.

Кар кызы: Сау булыгыз! Бугенгедэй һәрчак булыгыз көләч.

Күрешербез Яңа елда тагын да бер ел үткәч.

(Кыш бабай б/н Кар кызы китэлэр)

Алып баручылар бергэ: Хушыгыз,Кыш бабай! Сау булыгыз,Кар кызы!

1-а.б.:Э сез,балалар,Кыш бабай хэм Кар кызы китте дип кунелсезлэнеп утырмагыз.Бэйрэмне дэвам итэбез. (кумэк биюлэр)....



Просмотров 1336

Эта страница нарушает авторские права




allrefrs.su - 2024 год. Все права принадлежат их авторам!