![]()
Главная Обратная связь Дисциплины:
Архитектура (936) ![]()
|
МӨХӘММӘД САЛЛӘЛЛАҺУ ГАЛӘЙҺИ ВӘССӘЛАМ
Хмәдһади Максуди ГЫЙБАДӘТЕ ИСЛАМИЯ (Иске татар теленнән хәзерге татар теленә күчерүче Нияз Сабиров) Казан 2013
ГАКЫЙДӘ ИСЛАМ ДИНЕ Ислам – Аллаһы Тәгаләнең хак дине буенча гамәл кылу дигәнне аңлата[1]. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдерелгән дин – Ислам дине. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кешеләрне яхшылыкка өйрәтер өчен Ислам динен биргән. Аның хөкемнәре буенча гамәл кылган кеше дөньяда да, ахирәттә дә даими рәхәтлектә һәм иминлектә булачак. Ислам диненең хаклыгына ышанган кеше мөэмин һәм мөселман дип атала. Динебез – Ислам дине. Без, Әлхәмдүлилләһ – һәркайсыбыз мөэмин һәм мөселман.
ГАМӘЛ Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төргә бүленә: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкрүһ һәм мөстәкрәһ. Фарыз – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше кяфер (имансыз) була. Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хаклыгына ышану, һәркөн биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ел саен малның зәкятен бирү, мөмкинлеге булган кешегә, гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып Хаҗ кылу һ. б. Ваҗиб - шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның ваҗиблыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше зур гөнаһлы була. Ваҗиб гамәлләр: витр намазын уку, гает (ураза һәм корбан бәйрәме) намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу, Коръәннең сәҗдә аятьләренең берсен укыган кешегә дә, ишеткән кешегә дә сәҗдәи тиләвәт кылу һ.б. Сөннәт – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шәфәгатенә (яклауына) лаек булмый. Сөннәт гамәлләр: яхшы эшләрне “Бисмилләһ” белән башлау, Коръән укыр алдыннан “Әгузе” әйтү, төчкергәч “Әлхәмдүлилләһ” дип әйтү, иманлы кешеләргә сәлам бирү, мисвәк (теш чистарткыч) белән авызны пакьләү һ.б. Мөстәхәб – шундый гамәл, аны кылган кеше, саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмый, Кыямәт көнендә дә шелтә тиешле булмый. Мөстәхәб гамәлләр: нәфел (өстәмә) намазлар уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, тәһарәт белән йөрү, буш вакытта Коръән уку һ.б. Мөбах – шундый гамәл, аны кылган яки кылмаган кеше – саваплы да, гөнаһлы да булмый. Мөбах гамәлләр: хәләл ризыкларны туйганчы ашау яки эчү, утыру, басып тору, зарарсыз сүзләр сөйләү һ.б. Хәрам – шундый гамәл, аны кылган кеше зур гөнаһлы була, хәрам гамәлләрне эшләргә ярый (хәләл) дигән кеше кяфер була. Хәрам гамәлләр: кешене яисә хайванны җәберләү, гайбәт сөйләү, урлашу, исерткеч эчемлекләр эчү, зина кылу һ.б. Мәкруһ – шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше дә гөнаһлы була. Мәкруһ гамәлләр: отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һ.б. Мөстәкрәһ – шундый гамәл, аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган була. Мөстәкрәһ гамәлләр: зур-зур кабып ашау, базарда яисә урамда ашау, авызны капламыйча иснәү, кычкырып кикерү, бармак шартлату һ.б.
БАЛИГЪЛЫК ҺӘМ АКЫЛ Фарыз, ваҗиб, сөннәт һәм мөстәхәб гамәлләр кылу, хәрам, мәкруһ һәм мөстәкрәһ гамәлләрдән тыелу – балигъ һәм акылы булган кешегә тиешле эшләр. Балигъ дип сабыйлыктан чыгып, өлгереп җиткән кешегә әйтелә. Акылы булган кешегә акыллы диләр. Сабый балалар балигъ булып саналмыйлар. Дивана (тиле) кешеләрне акыллыга санамыйлар, шул сәбәпле фарыз һәм ваҗиб гамәлләрне кылмасалар да гөнаһлы булмыйлар. Ир балаларга 12 яшь тулганнан соң, үсеп җитүләре беленгәч, балигъ саналалар. Әгәр кыз балага 9 яшь тулганнан соң, аның өлгереп җитүе беленсә, балига булып санала. Әгәр үсеп җитүләре мәгълүм булмаса, ир балалар да, кыз балалар да – 15 яшьләре тулгач (барыбер), балигъ булып саналырлар. Балигъ булган һәм акыллы кешеләр гомере буе Шәригать боерган гамәлләрне үтәп, Шәригать кушмаган эшләрдән тыелып яшәргә тиеш.
ГЫЙБАДӘТ Аллаһы Тәгалә Үз бәндәләрен хөрмәтләп, аларга бик күп нигъмәтләр бирде: дөньяда булуыбыз (һәрбер әгъзаларыбыз, ашаган ризыкларыбыз, эчкән суларыбыз, сулаган һаваларыбыз), сәламәт килеш гомер итүебез – һәркайсы Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бүләге. Җаныбыз, тәнебез һәм малыбыз белән Аллаһы Тәгаләгә никадәр гыйбадәт кылсак та, Аның нигъмәтләре өчен тулысынча шөкрана кылып бетерә алмыйбыз, шулай булса да балигъ һәм акыллы һәрбер мөэмин кеше фарыз һәм ваҗиб булган гамәлләрнең һәркайсын үтәп, хәрам һәм мәкруһ булган гамәлләрнең барысыннан да тыелып, кулдан килгәнчә Аллаһы Тәгаләгә даими гыйбадәт кылырга тиеш. Мөэмин-мөселман кешеләргә фарыз булган гыйбадәтләрнең олуглары бишәү: иман, намаз, ураза, зәкят һәм хаҗ. Иман – Ислам диненең хаклыгына һәм анда булган хөкемнәргә ышану. Намаз – һәркөн не биш вакыт (билгеле рәвештә) гыйбадәт кылу. Ураза – Рамазан аенда көндез ашау-эчүдән тыелып тору. Зәкят – ел саен бер мәртәбә байлыктан фәкыйрьләргә өлеш чыгару. Хаҗ – мөмкинлеге булган кешегә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып, Хаҗ гамәлен кылу.
ИМАН ҺӘМ ИКЪРАР Ислам динендә һәрбер балигъ һәм акыллы кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең беренчесе – иман. Ул (иман) – ышану, ә икърар – шул ышануны тел белән әйтү дигәнне аңлата. Мөэмин һәм мөселман булган кешегә Ислам диненең хаклыгына һәм анда булган һәрбер хөкемгә ышанып, иман китерергә һәм ышануын тел белән әйтеп икърар кылу фарыз. Иманны гарәпчә (гарәп телендә) икърар кылу өчен түбәндәге мәшһүр иман кәлимәләре кулланыла:
Кәлимәи шәһадәт أشْهَدُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ Әшһәдү әл-ләә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ Мәгънәсе: күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчесе.
Кәлимәи иман أَمَنْتُ بَاللهِ وَمَلاَئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ وَالْيَوْمِ الْأَخِرِ وَالْقَدَرِ خَيْرِهِ وَشَرِّهِ مِنَ اللهِ تَعَالَى وَالْبَعْثِ بَعْدَ الْمَوْتِ Мәнтү билләәһи үә мәлә икәтиһии үә күтүбиһии үә рүсүлиһии үәл-йәүмил-әәхири үәл-кадәри хайриһии үә шәрриһи минәл-лааһи тәгааләә үәл-бәгси бәгдәл-мәүти. Мәгънәсе: ышандым мин Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә, тәкъдирнең (язмышның) яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә. АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ Аллаһы Тәгаләне белү – һәрбер бәндәгә фарыз, ләкин Аның затын белә алмыйбыз, чөнки моңа акылыбызның куәте җитми. Аны сыйфатлары аркылы гына таный алабыз. Аллаһы Тәгаләнең күркәм сыйфатлары гаять күп. Аны түбәндәге мәшһүр сыйфатлары белән танып белергә мөмкин: Аллаһы Тәгалә мәүҗүд, әхәд, хәййү, галим, сәмигъ, бәсыйр, мөтәкәллим, кадир, мохтар, халикъ, рәззак, рабби, гадел, гафур, мөҗиб. Мәүҗүд– бар дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бар, барлыгы һичбер затка мохтаҗ түгел. Ул Үзеннән Үзе бар. Барлыгының әүвәле дә, ахыры да юк, ягъни Ул дөньядагы мәхлуклар (кешеләр, хайваннар һ.б.) кебек башта юк булып, соңыннан бар булмаган. Аллаһы Тәгалә һәрвакыт булган һәм мәңге булачак. Әхәд – бер дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бер генә, Аның бернинди тиңдәше дә юк. Хәййү – тере дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә тере, ләкин Аның тереклеге безнең кебек тән һәм җан сыман түгел. Галим – белүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне белә: булган нәрсәләр дә, булачак нәрсәләр дә – бөтенесе Аллаһы Тәгаләгә билгеле. Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм булмаган нәрсә юк. Аның белүе безнең кебек өйрәнү, уйлану рәвешендә түгел. Сәмигъ— ишетүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрбер тавышны ишетә. Аның ишетүе безнең кебек колак белән түгел. Бәсыйр– күрүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне күрә. Аның күрүе безнең кебек колак белән түгел. Мөтәкәллим – сөйләүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә сөйләүче: Коръән-Кәримдә язылган барлык сүзләр – Аллаһның сүзләре. Аның сөйләве безнең кебек авыз, тел, тавыш белән түгел. Кадир – көчле дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгаләнең көче һәрнәрсәгә җитәдер. Ул ни теләсә, шуны булдыра. Аның көче безнең кебек әгъзалар һәм кораллар белән түгел. Халикъ – барлыкка китерүче дигәнне аңлата. Галәмдәге һәрбер нәрсәне барлыкка китерүче – Аллаһы Тәгалә. Мохтар – ихтыярлы дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрбер эшне Үз ихтыяры (теләге) белән башкара. Рәззак – ризыкландыручы дигәнне аңлата. Җир йөзендәге һәр кешегә, барлык хайваннарга ризык бирүче – Аллаһы Тәгалә. Һәрбер җан иясе Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән булдырылган ризык һәм нигъмәтләр белән тукланып яши. Рабби – тәрбия кылучы һәм хуҗа булучы дигәнне аңлата. Барча галәмгә Үз рәхмәтен бирүче, тәрбия кылучы һәм бөтен галәмнең хуҗасы – Аллаһы Тәгалә. Гадел – тугры дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрбер эшен һәм һәр хөкемен тугрылык һәм гаделлек белән башкара. Ул һичбер кешегә җәбер-золым итми. Ул ахирәттә изге кешеләрне җәннәт бүләкләре белән хөрмәт итәчәк, ә имансыз һәм гөнаһлы кешеләрне җәһәннәм газабы белән газаплаячак. Бу эшләр хаклык һәм тугрылык белән башкарылачак. Гафур – гафу итүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә күп кешеләрнең гөнаһларын гафу итәчәк. Тәүбә кылган (гафу сорап үкенгән) кешеләрнең гөнаһларын гафу итү дә, һич тәүбә кылмаган кешеләрнең гөнаһларын гафу итү дә Аллаһы Тәгаләнең Үз ихтыярында. Мөҗиб – догаларны кабул итүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә ихлас күңелдән кылган доганы кабул итә һәм Үзенең рәхмәте белән кешеләрнең сораганнарын бирә. Аллаһы Тәгалә һәрбер гаеп һәм кимчелекләрдән пакътыр. Аның затында да, сыйфатында да һәм кылган эшләрендә дә һичбер кимчелек юк. Аллаһы Тәгалә бернинди мәхлукатка охшамаган. Аны һичбер нәрсәгә охшату мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә гәүдәле зат түгел. Аның бер рәвеше һәм сурәте юк. Ул һичбер урында һәм һичбер тарафта (өстә, аста, уңда, сулда, алда, артта) түгел, шулай булса да, Ул бар[2]. Аның сыйфатларының рәвеше безгә билгеле түгел. Шулай ук Аллаһы Тәгаләдә ашау, эчү, ару, йоклау кебек эшләр дә юк. Аллаһы Тәгаләне һичкем тудырмады һәм Ул да беркемне дә тудырмады.
ФӘРЕШТӘЛӘР Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре бар. Алар – барысы да Аллаһның бик итагатьле коллары. Фәрештәләр һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт һәм хезмәт итеп торалар, һичнинди гөнаһ эшләмиләр. Аларда безнең кебек ашау, эчү, йоклау кебек эшләр, ирлек һәм хатынлык та юк. Һәрберсе нурдан яралтылган. Алар җил кебек йомшак гәүдәле. Гадәттә, кеше күзенә күренмиләр. Күренергә теләсәләр, төрле кыяфәтләргә керергә мөмкиннәр. Җәбраил, Микаил, Газраил һәм Исрафил исемлеләре – мәшһүр фәрештәләр.
ПӘЙГАМБӘРЛӘР Аллаһы Тәгалә кешеләргә дин хөкемнәрен өйрәтер өчен бик күп пәйгамбәрләр җибәргән. Барлык пәйгамбәрләр дә кеше затыннан булган. Алар яшь чагында ук бик акыллы, зирәк, тугры һәм күркәм холыклы булганнар. Билгеле бер вакытка ирешкәннән соң, Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәр иткән, ягъни Җәбраил исемле фәрештә аркылы аларга Үз хөкемнәрен җибәреп, шулар буенча кешеләрне Хак дингә һәм изге гамәлләргә өндәргә боерган, шуннан соң ул пәйгамбәрләр, Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча, кешеләрне Хак дингә һәм изге гамәлләргә чакырганнар. Хәзрәти Адәм заманыннан бирле дөньяга бик күп пәйгамбәрләр килеп киткән: аларның төгәл саны безгә билгеле түгел. Коръән-Кәримдә 25 пәйгамбәрнең исемнәре искә алына: Адәм, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Лут, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әюб, Шөгаиб, Муса, Һарун, Давыт, Сөләйман, Юныс, Ильяс, Әльясәгъ, Зөлкифел, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә һәм Мөхәммәд галәйһимус-саләтү вәссәләм. Шулай ук Коръәндә Гозәер, Локман, Зөлкарнәйн дигән исемнәр искә алына, ләкин аларның пәйгамбәр булулары ачык билгеле түгел. Шис, Юшагъ, Хозер, Бишер, Даниял, Ышмуил, Ашгия, Әрмия исемле пәйгамбәрләр турында хәдисләрдә сөйләнә. Иң беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәләм, иң соңгы пәйгамбәр – Мөхәммәд галәйһиссәләм. Мөхәммәд галәйһиссәләм – ахырзаман пәйгамбәре, аннан соң дөньяга һичнинди пәйгамбәр килмәячәк. Аның дине, ягъни Ислам дине, кыямәт көненә кадәр һич үзгәрмәячәк. Мөхәммәд галәйһиссәләм – безнең пәйгамбәребез. Безнең һәркайсыбыз – аның өммәтеннән.
КИТАПЛАР Аллаһы Тәгалә, дин һәм шәригать хөкемнәрен аңлатып, пәйгамбәрләренә 104 китап иңдергән: пәйгамбәрләр шул китаплардагы хөкемнәр белән үз кавемнәрен (халыкны) иманга һәм изге гамәлләр кылырга өндәгәннәр. Шул китаплардан Адәм галәйһиссәләмгә – 10, Шис галәйһиссәләмгә – 50, Идрис галәйһиссәләмгә – 30, Ибраһим галәйһиссәләмгә – 10 кәгазь (күрсәтмә язма) иңдерелгән. Шулай ук Муса галәйһиссәләмгә Тәүрат, Давыт галәйһиссәләмгә Зәбур, Гайсә галәйһиссәләмгә Инҗил, һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Коръән исемле китап иңдерелгән. Иң соңгы булып иңдерелгән китап – Коръән-Кәрим. Анда алдарак җибәрелгән китапларның кайбер кануннарыгамәлдән чыгарылган. Коръәндә кешеләргә бу дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә кирәкле булган һәртөрле хөкемнәр бар.
ТӘКЪДИР Тәкъдир – булачак нәрсәне алдан ук билгеләү дигәнне аңлата. Дөньяда булачак нәрсәләр һәм башкарылачак һәрбер эш Аллаһы Тәгаләгә алдан ук билгеле. Аллаһы Тәгалә һәрбер нәрсәне һәм һәрбер эшне алдан ук тәкъдир кылган. Дөньяда бөтен (булган, була торган, булачак) эшләр Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире буенча эшләнә. Кешеләр гамәлләрне үз ихтыярлары белән сайласалар да, аларга көч-куәт бирүче Аллаһы Тәгалә булып тора. АХЫРЗАМАН ҺӘМ КЫЯМӘТ Бу дөньядагы бөтенесе: кешеләр, хайваннар һәм башка нәрсәләр – барысы да фани, ягъни бетәчәк. Килер шундый заман, ул вакытта дөньяда булган барлык мәхлүкат юкка чыгачак. Бу заманга ахырзаман диелер. Ахырзаманның кайчан булачагы Аллаһы Тәгаләдән башка һичкемгә билгеле түгел. Бу дөньядагы бөтен мәхлукатлар һәлак булып беткәннән соң, Аллаһы Тәгалә халыкларны яңадан терелтәчәк. Череп беткән һәм таралган әгъзалар яңадан җыелып, тере вакытындагы хәленә киләчәкләр. Кабер өсләре ярылып ачылганнан соң, һәр кешенең җаны үз гәүдәсен табып кереп урнашачак. Шуннан соң, һәр кеше йокыдан уянган кебек, үз кабереннән чыгып, Мәхшәр мәйданына җыелачак. Мәхшәрдә Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре кешеләрнең дөньядагы башкарган эшләрен гаделлек мизанында (үлчәвендә) хисап кылып, гамәлләренә карап әҗер яки җәзаларны төгәл билгеләячәкләр. Һәрбер имансыз кеше җәһәннәм чокырына төшәчәк. Гөнаһсыз, иманлы кешеләр һәм гөнаһлары гафу ителгәннәр җәннәткә кертеләчәк. Гафу ителмәгән мөэминнәр, җәһәннәмгә төшеп, гөнаһлары өчен газапланачаклар. Гөнаһлардан арынгач, җәһәннәмнән чыгып, алар да җәннәткә кертеләчәкләр. Имансыз кешеләр – җәһәннәмдә, ә иманлы кешеләр җәннәттә мәңге калачаклар. Җәннәттәгеләр дә, җәһәннәмдә калган кешеләр дә һичкайчан үлмәсләр, мәңге тере булачаклар.
ННӘТ ҺӘМ ҖӘҺӘННӘМ Җәннәт – оҗмах йорты, ул зиннәтле сарайлар һәм җимеш бакчалары белән тулы. Җәннәтнең һәр җирендә татлы сулы елгалар һәм баллычишмәләр агып тора. Анда булган хөрмәтне һәм нигъмәтләрне сөйләп бетерү һич мөмкин түгел. Җәннәткә кергән изге кешеләр күзләре күрмәгән һәм колаклары ишетмәгән ләззәтле нигъмәтләр белән хөрмәт ителәчәк. Җәннәт – мәңгелек йорт. Анда кергән кешеләр беркайчан үлмәячәкләр. Һәрберсе кайгы-хәсрәт, авыру, сызлау, уңайсызлык һәм күңелсезлек кебек хәлләрдән һәрвакыт азат булачак. Җәннәткә кергән кешеләр, кайчан да булса, Аллаһы Тәгаләнең нурын күрәчәкләр. Җәһәннәм – тәмуг йорты. Анда кергән кешеләр ут һәм башка газаплар белән җәзаланачаклар. Зур гөнаһлар кылмаган кешеләр тәмугта җиңелчәрәк газапланачак. Кешегә һәм хайваннарга җәбер-золым иткән зур гөнаһлылар тәмугта бик олы җәзалар белән газапланачаклар. МӨХӘММӘД САЛЛӘЛЛАҺУ ГАЛӘЙҺИ ВӘССӘЛАМ Безнең пәйгамбәребез – Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм. Аллаһы Тәгалә Ислам дине хөкемнәрен Җәбраил исемле фәрештә аркылы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдерде. Мөхәммәд галәйһиссәләм ул хөкемнәрне үзенең сәхабәләренә, ягъни иң әүвәлге шәкертләренә өйрәтте. Ислам дине хөкемнәре һич үзгәрмичә безнең заманга кадәр килеп иреште һәм, шул рәвешчә, һич үзгәрмичә кыямәт көненә кадәр калачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Гарәбстан ярымутравындагы Мәккә шәһәрендә туган[3]. Атасының исеме – Габдулла, гарәп халкының Корәеш кабиләсеннән. Бабасының исеме Габделмоталлиб, ә аның атасы – Һашим. Анасының исеме – Әминә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм туганчы ук аның атасы сәфәрдә вафат булды. 6 нчы яшенә җиткәндә, анасы Әминә дә вафат булгач, Мөхәммәд галәйһиссәләм бөтенләй ятим калды. Шуннан соң аны бабасы Габделмоталлиб тәрбиягә алды. Бабасы вафат булгач, атасының абыйсы Әбуталиб тәрбиясендә булды. 25 нче яшенә җиткәч, Хәдичә исемле бер бай хатынга өйләнде. Кырыгынчы яшенә җиткәч, Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы аны пәйгамбәр итте, ягъни аңа кешеләрне мөселманлыкка өндәргә боерды. Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккә халкын мөселман булырга өнди башлагач, берничә йөз кеше иман китереп, Ислам динен кабул иттеләр. Башкалары – һәрберсе дошман булып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә төрле җәбер-золым кылырга тырыштылар. Хәтта берничә тапкыр үтермәкче дә булдылар. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмне дошманнарының яманлыгыннан саклады. Мәккә кяферләре аңа артык зарар һәм зыян кыла алмадылар. Мәккәдә 13 ел пәйгамбәр булганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте буенча, ул Мәдинә шәһәренә күчте. Ул вакытта Мәдинә халкы Ислам динен бик яратты һәм шәһәрнең берничә хөрмәтлекешесе дә мөселман булды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәдинәгә күчкәннән соң, Ислам дине куәтләнде (көчәйде). Мәдинәгә якын булган шәһәр һәм авыл кешеләренең күбесе мөселман була башладылар. Мәккә халкы башта мөселманнарга бик дошман булды. Аларны кырып бетерү өчен берничә мәртәбә Мәдинә шәһәре тарафына зур гаскәр белән сугышка килделәр. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга ярдәм итте: һәр сугышта мөселманнар җиңеп, дошманнардан өстен чыкты. Соңыннан, Мәдинә шәһәренә күчкәннән соң 8 нче елда, Мөхәммәд галәйһиссәләм унике меңлек мөселман гаскәре белән Мәккә тарафына юнәлде. Мәккә халкы аларга каршы тора алмаганнарын белде. Һич каршылык күрсәтмичә, һәркайсы өйләренә качты. Рамазан аеның 20 нче көнендә мөселманнар җиңү белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә керделәр. Ахырда бөтен Мәккә халкы үз ихтыяры белән мөселман булды. Шул вакыттан бирле Мәккәи Мөкәррәмә шәһәре мөселманнар кулында. Хаҗ гамәлләре кыла торган изге һәм мөбарәк шәһәр. Кыйблабыз – мөбарәк Кәгъбә йорты да шул шәһәрдә. Мәдинәгә күчкәннән соң, 10 нчы елда Мөхәммәд галәйһиссәләм туксан мең мөселман белән Мәккә шәһәренә барып хаҗ кылды. Шул елдан соң пәйгамбәребезгә Мәккәи Мөкәррәмәне күрү насыйп булмады... Мәдинә шәһәрендә ун ел торганнан соң, 63 яшендә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньядан китте[4]. Кабере Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренең уртасындагы Раузаи Мөтаһһәрә мәчете эчендә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бик камил, олуг бер кеше иде. Ул туган кичтә дөньяда берничә төрле гаҗәеп вакыйгалар булды, бала чагында да төрле гаҗәеп хәлләр күренде. Мөхәммәд галәйһиссәләм, пәйгамбәр булганчыга кадәр, кырык ел Мәккә шәһәрендә гади кешеләр кебек яшәде, ләкин һәрвакыт бик изге һәм күркәм холыклы булды. Һәркем каршында иң әхлаклы һәм ышанычлы иде. Яшь чагыннан ук кяферләрнең бозык эшләрен күреп үсте, аларның потларына һич табынмады һәм һичбер вакытта да гаеп һәм кимчелекле гамәл кылмады. Пәйгамбәр булганнан соң да Аллаһы Тәгалә аның өчен могҗизаларны, ягъни гадәти булмаган гаҗәеп эшләрне бик күп күрсәтте, шул сәбәпле аның хак пәйгамбәр булуына һичкемнең шик һәм шөбһәсе калмады. Тарихел-әнбия (пәйгамбәрләр тарихы) китапларында аның күп кенә могҗизалары турында бәян ителгән.
СӘХАБӘЛӘР
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне сәламәт вакытында күреп, мөселман булган кешеләр сәхабәләр дип аталалар. Сәхабәләрнең саны – 114 мең чамасы. Алар – барысы да бик яхшы һәм изге кешеләр. Пәйгамбәребезнең мәҗлесендә булып, безгә кадәр мөселман булганга күрә һәм безнең көннәргә кадәр Ислам диненең ирешүенә сәбәп булулары аркасында, сәхабәләрнең һәркайсы – безгә дус һәм якын кешеләр. Иң олуг сәхабәләр – Мөхәммәд галәйһиссәләмнең якын дуслары – Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали разый Аллаһу ганһем (Аллаһ алардан разый булсын) исемле кешеләр. Бу сәхабәләр пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәрвакытбик күп ярдәм иткәннәр. Алар дөньяда Ислам диненең таралуына сәбәпче булганнар. Мөхәммәд галәйһиссәләм, Хәдичә исемле хатыны вафатыннан соң, хәзрәти Әбубәкернең кызы Гайшәгә өйләнде. Шулай ук пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең Хәфса исемле хатыны – хәзрәти Гомәрнең кызы. Хәзрәти Госман пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең Рокыя һәм Өммегелсем исемле кызларына кияү булды. Хәзрәти Гали – Фатыйма исемле кызының кияве булды. Фатыйма белән Галинең Хәсән һәм Хөсәен исемле ике улы туды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм сәламәт вакытында бу ике баланы үз баласы кебек якын күрде.
Шушы урында мөхтәрәм Әхмәдһади Максуди хезмәтенең беренче – “Гакыйдә” бүлеге тәмамлана.
ТӘҺАРӘТ Хәдис-шәриф إنَّ الْإِسْلاَمَ نَظِيفٌ فَتَنَظَّفُوا فَإِنَّهُ لَا يَدْخُلُ الْجَنَّةَ إِلَّا نَظِيفٌ Иннәл-исләәмә нәзыйфүн фәтәнәззафу, фәиннәһү ләә йәдхулүл-җәннәтә иллә нәзыйф. Мәгънәсе: Ислам – пакь дин, шуңа күрә пакь булырга тырышыгыз. Пакь булмаган кеше җәннәткә кермәс. Хәдис-шәриф بُنِىَ الدِّينَ عَلَى النَّظَافَةِ Бүни йәд-диинү галән-нәзаафәһ Мәгънәсе: Ислам пакьлык өстендә төзелгән. Ислам дине – хак һәм бик пакь дин. Аллаһы Тәгалә бәндәләренә һәрчак бик пакь булырга боера. Мөселман булган кешенең күңеле яман сыйфатлардан һәм явыз фикерләрдән; тәне, киеме, йорты, ашаган ризыклары, эчкән сулары һәрбер нәҗестән[5] пакь булырга тиеш. Намаз укыганда һәм башка гыйбадәтләрне кылган вакытта мөселман бигрәк тә пакь булырга тиеш.
ТӘҺАРӘТ
Намаз укыячак кешегә тәнен, киемен һәм урынын һәртөрле нәҗесләрдән пакьлау һәм шулай ук Шәригать боерган рәвешчә тиешле әгъзаларны су белән юып, тәһарәт алу фарыз. Тәһарәт алганда түбәндәге 8 төрле эш башкарыла. Тәһарәт алачак кеше: 1) башта пакь су белән истинҗа кыла, ягъни гаурәтләрен нәҗестән пакьли; 2) аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа; 3) аннан соң өч мәртәбә авызын юа; 4) аннан соң өч мәртәбә борынын юа; 5) аннан соң өч мәртәбә йөзен юа; 6) аннан соң өч мәртәбә терсәкләренә кадәр ике кулын юа; 7) аннан соң, учларын һәм бармакларын суга чылатып, ике кулы белән әүвәл башына, аннары колакларына, аннары муенына мәсех[6] кыла; 8) аннан соң тубыкларына кадәр өч мәртәбә ике аягын юа. Йөзен юганда маңгай чәченнән алып, ике колагына һәм ияк астына кадәр булган һәр җиренә су тидерә. Шулай ук кашына һәм сакалына да су тидерә. Кулларын һәм аякларын юганда бармак араларына һәм йөзек астына су тими калмаска тиеш. Әгәр аякларында читек булса, алар өстенә өч бармагы белән мәсех кыла.
![]() |