![]()
Главная Обратная связь Дисциплины:
Архитектура (936) ![]()
|
ИКЕ РӘКӘГАТЬЛЕ НАМАЗ УКУ РӘВЕШЕ
77. Ике рәкәгатьле намаз эчендә ике кыям, ике рөкүгъ, дүрт сәҗдә һәм бер кагъдә бар. 78. Кыям – аягүрә тору, рөкүгъ – бөгелү, сәҗдә – маңгайны намазлыкка тидерү, кагъдә – утыру дигәнне аңлата. 79. Ике рәкәгатьле намазны укыячак кеше намазга керешкәндә башта ният кыла, аннан соң кулларын күтәреп, баш бармакларының битләрен колак йомшаклары артларына тидереп, тәкбир әйтә. Кулларын багьлап, кендек астына куя, “Сәнә’” укый. Аннары “Әгүзе” һәм “Бисмилләһ” әйтеп, “Фатиха” сүрәсен укый, ахырында “Әмин” дип әйтә. Аннары берәр сүрә укый һәм “тәкбир” әйтеп, рөкүгъкә иелә. Анда 3 мәртәбә “тәсбих” әйтә. Рөкүгътән тәсбих әйтеп, каумәгә тора[16]. Каумәдә (басып торганда) “тәхмид” әйтә, аннары “тәкбир” әйтеп сәҗдәгә китә. 3 мәртәбә “тәсбих” әйтеп, сәҗдәдән “тәкбир” белән торып, җәлсәгә[17] утыра. Җәлсәдән “тәкбир” әйтеп, янә сәҗдәгә китә. Икенче сәҗдәдә дә 3 мәртәбә “тәсбих” әйтә. Икенче сәҗдәдән “тәкбир” әйтеп, икенче рәкәгатьнең кыямына тора. 80. Икенче рәкәгатьнең кыямында “Сәнә’” һәм “Әгүзе” укымый, кулларын багълап, “Бисмилләһ”, “Фатиха” сүрәсен, “Әмин” һәм берәр сүрә[18] укый. Янә беренче рәкәгатьтә кебек рөкүгъ, каумә, һәм ике мәртәбә сәҗдәгә китә. 81. Икенче сәҗдәдән соң “тәкбир” әйтеп, кәгъдәгә утыра. Кәгъдәдә булганда башта “тәшәһһөд”, аннары “салават” укый, соңыннан “Дога” аятен (раббәнә) укый. Аннан соң башта уң тарафка, соңыннан сул тарафка сәлам биреп, “сәлам догасы”н укып, дога кыла. 82. Ике рәкәгатьле намаз шул рәвешле укыла. Иртәнге намазның ике рәкәгать сөннәте һәм ике рәкәгать фарызы, өйлә, ахшам һәм ястү намазларының икешәр рәкәгать сөннәтләре – һәрберсе шул рәвешле укылырга тиеш, аермалары ниятләрендә генә.
ДҮРТ РӘКӘГАТЬЛЕ НАМАЗ УКУ РӘВЕШЕ 83. Дүрт рәкәгатьле намаз эчендә дүрт кыям, дүрт рөкүгъ, сигез сәҗдә һәм ике кагъдә бар. 84. Намазның әүвәлге кагъдәсе икенче рәкәгатьнең ахырында, икенче кагъдәсе дүртенче рәкәгатьнең ахырында була. Әүвәлге кагъдәдә “тәшәһһөд” укыгач, өченче рәкәгатьнең кыямына тора. Соңгы кагъдәдә “тәшәһһөд”тән соң “Салават” һәм “Дога” укып, сәлам бирә. 85. Әгәр дүрт рәкәгатьле намаз өйләнең дүрт рәкәгать сөннәте кебек сөннәт намаз булса, һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый. 86. Өйлә, икенде һәм ястү намазларының дүртәр рәкәгать фарызлары кебек фарыз намаз булса, “Фатиха” сүрәсеннән соң әүвәлге ике рәкәгатендә генә берәр сүрә укый. Соңгы ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен укыгач, рөкүгъка китә (ул рәкәгатьләрдә “Фатиха”дан соң янә икенче сүрәләр укымый). 87. Өч рәкәгатьле намазда ике кагъдә була. Беренчесе – икенче рәкәгатьнең, икенчесе – өченче рәкәгатьнең ахырында. 88. Өч рәкәгатьле ахшам намазы фарызының баштагы ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укыла, соңгы рәкәгатендә “Фатиха”дан соң янә бер сүрә укылмый. 89. Өч рәкәгать витр намазының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укыла. Өченче рәкәгатендә сүрәләр укылганнан соң, рөкүгъ кылганчы, намазга керешкәндәге кебек кулларны күтәреп, “тәкбир” әйтелә. Аннары янә кулларны багълап, “кунүт” догасы укыла. Шуннан соң рөкүгъ, сәҗдә һәм кагъдә белән витр дә башка намазлар кебек тәмамлана.
ХАТЫННАР НАМАЗЫ 90. Хатыннар намазы ирләр намазыннан 8 җирдә аерыла: 1) ирләр намазга керешкәндә “тәкбир” әйтеп, кулларын колак йомшакларына кадәр, ә хатыннар иңбашлары турысына кадәр генә күтәрәләр; 2) намазга керешер өчен кул күтәргәндә ирләрнең куллары ачык була, ә хатыннарныкы җиңнәре эчендә ябык була; 3) ирләр кыямда кулларын багълап, кендекләре астына, ә хатыннар исә күкрәкләре өстенә генә куялар; 4) рөкүгъта ирләр төзләрен бөкмиләр, ә хатыннар бөгебрәк торалар; 5) рөкүгъка иелеп тезләргә таянып торганда, ирләрнең кул бармаклары арасы ачык була, ә хатыннарныкы – ачык булмый; 6) сәҗдә вакытында ирләр корсакларын, ботларын һәм беләкләрен намазлыкка яки кабыргаларына тидермиләр, ләкин хатыннар, ирләрдән аермалы буларак, кысылыбрак сәҗдә кылалар; 7) кагъдә вакытында ирләр уң аякларын бастырып, бармакларын кыйблага таба каратып куялар, ә сул аякларын яткырып, аның өстенә утыралар. Хатыннар ике аякларын да уң якка чыгарып, аяк башларын кыйблага таба каратып куялар, сул як очлары белән җиргә утыралар; 8) ирләр фарыз намазларын азан һәм камәт әйтеп, имам һәм җәмәгать белән укыйлар; хатыннар өчен азан һәм камәт тиеш түгел, чөнки хатыннарның имам булып, намазны җәмәгать белән укытулары – мәкруһ. Шушы 8 аерымлыктан башка, хатыннарның намазы ирләрнекенә охшаш.
ТӘСБИХ ҺӘМ ДОГА Намазны тәмамлаганнан соң, түбәндәге зекерләр укыла:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ اَكْبَرُ91.
Субъхәнәл-лааһи үәл-хәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә иллә-лааһү үәл-лааһү әкбәр. Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән пакь. Барча мактаулар Аллаһы Тәгаләгә хас. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Аллаһ һәрнәрсәдән олуграк.
92. . لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ
Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил-гәлиййил-гәзыйм. Мәгънәсе: Аллаһта булган көч һәм куәт һичбер затта юк.
93. مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ
Мә шә’ әллааһү кәәнә үә мә ләм йәшәъ ләм йәкүн. Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә теләгән һәрбер нәрсә булыр. Аллаһы Тәгалә теләмәгән нәрсә һич булмас. 94. Аятел Көрси أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيم بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ اَللَّهُ لاَ إِلَـهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لاَ تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلاَ نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلاَ يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ عِلْمِهِ إِلاَّ بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَلاَ يَؤُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ Гүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм. Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).
95. Шушы зекерләр һәм аятьләр укылганнан соң 33 мәртәбә “Сөбханаллаһ”, 33 мәртәбә “Әлхәмдүлилләһ” һәм 33 мәртәбә “Аллаһу әкбәр” дип әйтелә. Аннан соң, кулларны күкрәккә кадәр күтәреп, түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا صَلَاتَنَا وَصِيَامَنَا وَقِيَامَنَا وَقِرَأَتَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَخَشُّعَنَا وَتَضَرُّعَنَا اَللَّهُمَّ تَمِّمْ تَقْصِيرَنَا وَتَقَبَّلْ تَمَامَنَا وَاسْتَجِبْ دُعَائَنَا وَاغْفِرْ أَحْيَائَنَا وَارْحَمْ مَوْتَانَا يَا مَوْلَانَا اَللَّهُمَّ احْفَظْنَا يَا فَيَّاضُ مِنْ جَمِيعِ الْبَلَايَا وَالْأَمْرَاضِ اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا هَذِهِ الصَّلَاةُ (الفرض مع السنة) مَعَ جَمِيعِ نُقْصَانَاتِهَا بِفَضْلِكَ وَكَرَمِكَ وَلَا تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا إِلَهَ الْعَالَمِينَ وَيَا خَيْرَ النَّاصِرِينَ تَوَفَّنَا مُسْلِيمِينَ وَ اَلْحِقْنَا بِالصَّالِحِينَ وَصَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَى خَيْرِ خَلْقِهِ مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ
Ллаһүммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә үә сийәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра’әәтәнәә үә рукүүгәнәә үә сүҗүүдәнә үә кугүүдәнәә үә тәсбиихәнәә үә тәхлииләнәә үә тәхашшүгәнәә үә тәдарругънәә. Әллааһүммә тәммим тәкъсыйранәә үә тәкаббәл тәмәәмәнәә үәс-тәҗиб дугәә’ әнәә үәгфир әхйәә’әнәә үәрхәм мәүтәәнәә йәә мәүләәнәә. Әллааһүммәх-фәзнәә йә фәййәду мин җәмиигил-бәләәйә үәл-әмрадъ. Әллааһүммә тәкаббәл миннәә һәәзиһис-саләәтә (әл-фәрда мәгәс-сүннәти) мәгә җәмиги нүксаанәәтиһәә бифәдликә үә кәрамикә үә ләә тәдриб биһәәтвүҗүүһәнәә йәә иләәһәл-гәәләмиинә үә йәә хайран-нәсыриин. Тәүәффәнәә мүслимиин үә әлхикнәә бис-саалихиин. Үә сал-лаллааһү тәгәәлә гәләә хайри халкиһии Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин. Мәгънәсе: Йә, Рабби, безнең намазларыбызны, уразаларыбызны, кыямыбызны, рөкүгебезне, сәҗдәбезне, кагъдәбезне, тәсбихебезне, тәһлилебезне, тыйныклыгыбызны һәм ялваруыбызны кабул кыл. Йә, Рабби, кимчелекләр белән кылынган гамәлләребезне камилләштер, тәмам булган гамәлләребезне, догабызны кабул кыл. Әй, хуҗабыз, тере булучыларны ярлыка һәм үлгәннәргә рәхмәтеңне ирештер. Әй, рәхмәт кылучы Аллаһ, Үз камиллегең һәм юмартлыгың белән бездән ошбу намазыбызны һәрбер кимчелекләре белән кабул кыл. Ул намазларыбызны йөзләребезгә ыргытма. Әй, бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм ярдәм итүчеләрнең иң камилрәге, безне мөселман хәлебездә вафат кыл һәм изге кешеләр белән бергә ит. Мәхлукларның иң яхшырагы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), барлык сәхабәләренә рәхмәтеңне бирсәң иде.
ЗӘГЫЙФЬ КЕШЕНЕҢ НАМАЗЫ 96. Авыру яки картлык сәбәпле аягүрә торып (кыямда торып) укырга көче җитмәгән кеше намазын утырып укый. Утырган килеш кулларын багълап, “Фатиха” сүрәсен һәм аннан соң укыла торган сүрәне укыганнан соң, рөкүгъне бераз иелеп, тезенә таянып кыла. Сәҗдәне сәламәт вакытындагы кебек кыла. 97. Әгәр гәүдәсе белән иелеп, рөкүгъ һәм сәҗдә дә кыла алмаса, рөкүгъ һәм сәҗдәсен ишарә белән кыла: башын рөкүгъ өчен азрак, сәҗдә өчен күбрәк ия. 98. Утырып торырга көче җитмәсә, аякларын Кыйбла ягына сузып, чалкан ятып, рөкүгъ һәм сәҗдәсен башы белән ишарәләп уку дөрес була. 99. Әгәр башын кузгатырга да көче җитмәсә, намазларын укымас, сәламәтләнгәч, калган намазларын каза кылыр. 100. Бара торган көймәдә фарыз намазны сәламәт килеш утырып уку дөрес була, әмма туктаган көймәдә һәм җир өстендә сәламәт килеш намазны утырып уку дөрес булмый. 101. Сөннәт һәм нәфел намазны һәр җирдә гозерсез дә утырып укый ала. 102. Сөннәт һәм нәфел намазны атка атланган килеш уку да дөрес була. Бик җитди сәбәп булмаганда фарыз намазларны ат өстендә уку дөрес булмый. Дошманнан я ерткыч хайваннан курку сәбәпле фарыз намазны ат өстендә уку дөрес була. 103. Коръән укый белмәгән надан кешегә намаз укыр өчен җитәрлек берничә сүрә өйрәнү фарыз булган кебек, Коръәннең кайбер хәрефләрен ялгыш әйтә торган сакау кешегә дә хәрефләрне дөрес әйтергә тырышу фарыз. 104. Тырышып та, намазда ваҗиб (тиешле) булган кадәр Коръәнне дөрес укый алмаган кешеләргә намазның фарызларын имамга оеп уку тиешле була. Ялгыз укыганда һәр рәкәгатьтә белгән аятьләрне кабатлап укырлар. 105. Бик надан һәм бик сакау кешеләрнең намазда имам булулары дөрес түгел. 106. Бер тәүлек, ягъни 24 сәгать кадәр тилереп я һушсыз булып яткан кешегә укылмый калган намазларын сәламәтләнгәч, каза кылу фарыз була. 107. Бер тәүлектән артык һушсыз булып яткан кешегә шул вакытта калган намазларны каза кылу фарыз булмый.
НАМАЗНЫҢ ШАРТЛАРЫ 108. Намазның шартлары, ягъни тышындагы фарызлары сигезәү: 1. وضؤвудү’ -тәһарәтле булу; 2. طهرات بدنтаһәрәт бәдән – тән пакь булу; 3. طهرات ثوبтаһәрәт сәүб– киеме пакь булу; 4. طهرات مكانтаһәрәт мәкән– намазлыгы пакь булу; 5. ستر عورتсәтр гаүрәт – гаурәт җирләре капланган булу; 6. دخول وقتдухуль уакт– намазның вакыты керү; 7. استقبال قبلةистикъбәл кыйблә– кыйблага каршы карау; 8. نيت بالقلبниййәт бил-кальб –күңел белән намазны ният кылу.
НАМАЗНЫҢ РӨКЕННӘРЕ (ЭЧЕНДӘГЕ ФАРЫЗЛАРЫ) 109. Намазның рөкеннәре, ягъни эчендәге фарызлары да сигезәү: 1. تكبيرтәкбир– намазга керешкәндә “Аллаһу әкбәр” дип әйтү; 2. قيامкыям – аягүрә тору; 3. قيرائتкыйра’әт –кыямда өч аять чамасы “Коръән” уку; 4. ركوعрөкүгъ – кыямнан соң иелү (бөгелү); 5. سجودсүҗүд – маңгайны җиргә (намазлыкка) тидереп, ике мәртәбә сәҗдә кылу; 6. قعودкугүд– намазның ахырында кагъдәгә утыру; 7. ترتيبтәртиб– намазның рөкеннәрен тәртип буенча үтәү; 8. خروجхурүҗ – намаздан үз ихтыярың белән чыгу. НАМАЗНЫҢ ВАҖИБЛАРЫ 110. Намазның мәшһүр ваҗиблары унбишәү: 1) قيرائت فاتحة кыйра’әт фатиха – фарыз намазларның әүвәлге ике рәкәгатендә, витр, сөннәт һәм нәфел намазларның һәр рәкәгатендә бер мәртәбә “Фатиха” сүрәсен уку; 2) ضم سورة дамм сүрәһ –алда әйтелгән рәкәгатьләрдә “Фатиха” сүрәсеннән соң янә бер сүрә я өч аять кадәр Коръән уку; 3) طمانينةтуманинәһ – рөкүгътә һәм сәҗдәдә бер тәсбих әйтерлек вакыт булу; 4) قومةкаүмә– рөкүгътән торгач, аяк өстендә туры тору; 5) جلسةҗәлсә – ике сәҗдә арасында утырып тору; 6) قعدة أولىкагъдә үлә – өч-дүрт рәкәгатьле намазларда икенче рәкәгатьнең ахырында кагъдәгә утыру; 7) تشهدтәшәһһүд – һәр кагъдәдә тәшәһһөд уку; 8) سلامсәлам– намаздан чыкканда сәлам бирү; 9) موالاتмуүәләт– намазның бер гамәле тәмамлангач, аның артыннан килә торган гамәлне тиз үти башлау; 10) جهر җәһр – иртәнге, ахшам, ястү намазларының әүвәлге ике рәкәгатьләрендә имам булучыга сүрәләрне кычкырып уку; 11) إخفا ихфә– башка рәкәгатьләрдә имамга да, ялгыз укучыга да сүрәләрне яшерен уку; 12) إنصات инсат– имам сүрәләрне укыган вакытта моктәдигә (имамга оючыга) тик тору; 13) تكبيرات عيد тәкбират гыйд– гает (бәйрәм) намазларының һәр рәкәгатендә өчәр мәртәбә тәкбир әйтү; 14) قنوت кунүт– витр намазының өченче рәкәгатендә кунүт догасын уку; 15) سجداء سهو сәҗдәи сәһү – ялгышканда (хата җибәргәндә) намазның ахырында сәҗдәи сәһү кылу. НАМАЗНЫҢ СӨННӘТЛӘРЕ 111. Намазның мәшһүр сөннәтләре егерме бишәү: 1) جماعتҗәмәгать –фарыз намазны җәмәгать белән уку; 2) أذانазан –фарыз намазлары өчен азан әйтү; 3) إقامتикамәт –фарыз намазларны укыр алдыннан камәт әйтү; 4) رفع يدينрафг йәдәйн –намазга керешкәндә тәкбир әйтеп, кулларны күтәрү (ирләр колакларына кадәр һәм хатыннар иңбашларына кадәр күтәрәләр); 5) ضم يدينдамм йәдәйн –кыям вакытында кулларны багълау; 6) ثناءсәнә’ -әүвәлге рәкәгатьтә “Сәнә” уку; 7) تعوذтәгәүүз -әүвәлге рәкәгатьтә “Әгузе” әйтү; 8) بسملهбәсмәлә -“Фатиха” сүрәсен укыганчы “Бисмилләһ” әйтү; 9) تأمينтәъмин -“Фатиха” сүрәсен укыгач, (эчтән генә) “Әмин” дип әйтү; 10)تكبيرات انتقالاتтәкбират интикаләт –рөкүгъкә, сәҗдәгә киткәндә, сәҗдәдән торганда тәкбир әйтү; 11)ركوع مسنونрөкүгъ мәснүн –рөкүгъне сөннәт буенча башкару (шул рәвешле рөкүгъ вакытында бармакларны ачып, тезләргә таянып тору, тезләр бөгелмичә, баш арка белән тигез булырга тиеш); 12)سجود مسنونсүҗүд мәснүн –сәҗдәне сөннәт буенча башкару (шул рәвешле сәҗдә вакытында аяклар, куллар, борын һәм маңгай җиргә тиеп, баш ике кулның арасында булырга, беләкләр җиргә дә, кабыргага да тимичә һәм корсак ботларга тимичә торырга тиеш); 13)قعود مسنونкугүд мәснүн –кагъдәне сөннәт буенча башкару (шул рәвешле кагъдә вакытында сул аяк өстенә утыру, уң аяк бармакларын бастырып кую, кулларны ботларга кую); 14)تسبيح ركوعтәсбих рөкүгъ –рөкүгътә өч мәртәбә тәсбих әйтү; 15) تسبيح سجودтәсбих сүҗүд –сәҗдәдә өч мәртәбә тәсбих әйтү; 16)تسميعтәсмигъ –рөкүгътән торгач, имамга һәм ялгыз укучыга тәсмигъ әйтү; 17)تحميدтәхмид –каумә вакытында ялгыз укучыга һәм моктәдигә (имамга оючыга) тәхмид әйтү; 18)صلواتсалауат – ахыргы кагъдәдә “Тәшәһһөд”тән соң “Салават” уку; 19)دعاءдуга’ - ахыргы кагъдәдә “Салават”тан соң аятькә охшашлы бер “Дога” уку; 20)تقرار سلامтәкрар сәлам –уң һәм сул якка сәлам бирү; 21)نيت سلامниййәт сәлам –уң һәм сул якта булган фәрештәләргә һәм бергә намаз укучыларга сәлам бирүне ният кылу; 22) جهر أذكارҗәһр әзкәр –имамга тәкбирне, тәсбихне һәм сәламне кычкырып әйтү; 23)إخفا أذكارихфә әзкәр –башка зекерләрне эчтән әйтү (әмма моктәди һәм ялгыз укучы һәрбер зекерне эчтән әйтә); 24)تقديم ركبةтәкъдим рүкбә –сәҗдәгә киткәндә тезләрне куллардан элегрәк кую; 25)مقارنة إمامмүкаранә имәм –моктәдигә һәр гамәлне имам белән бергәрәк башкарырга тырышу (имамнан алданрак башкарырга ярамый, имамнан күпкә соңга калу – мәкруһ). НАМАЗНЫҢ МӨСТӘХӘБЛӘРЕ 112. Намазның мөстәхәбләре егерме: 1) намазга керешер өчен кул күтәргәндә бармак араларының ачыграк булуы; 2) баш бармакларның битләрен колак йомшакларына тидерү; 3) ирләрнең куллары җиңнәреннән чыккан булуы (әмма хатыннарның куллары җиңнәре эчендә булу мөстәхәб); 4) кыям вакытында үкчәләрнең дүрт бармак киңлегендә бер-берсеннән ерак булуы; 5) кул багълаганда сул кулының беләзеген уң кулның баш һәм чәнчә бармаклары белән чорнап алып, урта бармакларын беләгенә таба сузу; 6) намазда укылган сүрәләрне һәм зекерләрне тәҗвид белән бик дөрес итеп уку; 7) иртәнге намазда “Фатиха” сүрәсеннән соң озынрак сүрәләрне, өйлә, икенде һәм ястү намазларында уртача, ахшам намазында кыска сүрәләрне уку[19]; 8) әүвәлге рәкәгатьтә озынрак сүрә, соңгы рәкәгатьләрдә кыскарак сүрә уку; 9) сәҗдәдә баш бармакларның колаклар турысында булуы; 10) сәҗдәдә кул бармакларының бер-берсенә тиеп торуы; 11) сәҗдәдә аяк башларының җиргә тиеп, үкчәләрнең югары торуы; 12) сәҗдәдә кул һәм аяк бармакларының Кыйблага таба сузылып торуы; 13) кагъдәдә кул бармакларын бер-берсенә якынрак китереп, ботларга кую; 14) рөкугъ һәм сәҗдә тәсбихләрен так итеп, өчтән артык әйтү (5, 7, 9); 15) өч һәм дүрт рәкәгатьле фарыз намазларның соңгы рәкәгатьләрендә “Фатиха” сүрәсен уку (сөннәт, ваҗиб, нәфел намазларының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен һәм аннан соң янә бер сүрә уку ваҗиб); 16) кыямда сәҗдә урынына, рөкүгътә аяк башларына, сәҗдәдә борын очына, кагъдәдә үз алдыңа, сәлам биргәндә иңбашларга гына карап тору; 17) намаз эчендә йөткермәскә һәм иснәмәскә тырышу; 18) ихтыярсыз иснәгәндә авызны бер кул белән ябу; 19) намазны түбәнчелек кыяфәт һәм сынык күңел белән уку; 20) намаз ахырында сәлам биргәндә арттагы кешегә яңагы күренерлек кадәр башын бору. НАМАЗНЫҢ МӘКРУҺЛАРЫ 113. Намазда мәкруһ булган эшләрнең мәшһүрләре сиксән: 1) үз ихтыярың белән намазда сөннәт булган бер гамәлне үтәмәү (ваҗиб гамәлне үтәмәү – хәрам, фарызны үтәми калдыру намазны боза); 2) намазда тәкәбберлек кыяфәте белән тору; 3) үз ихтыярың белән иснәү; 4) сәбәпсез йөткерү; 5) сәбәпсез тамак кыру; 6) сәбәпсез борын сеңгерү; 7) сәбәпсез төкерү, какыру; 8) сәбәпсез уфылдау; 9) сәбәпсез кикерү; 10)билгә таяну; 11)гәүдәне бер тарафка авыштырып кыек тору; 12)бер аякка салынып ял итү; 13)кул белән берәр нәрсә тотып тору; 14)кулны я күлмәкне селкеп җилләнү; 15) бер кул белән башка бүрек я чалма кию; 16) бүрекне салу (ике кул белән бер эшне кылу намазны боза); 17) сәҗдә урынындагы туфракны сөртү; 18) йөздәге тирне яки тузанны сөртү (маңгайны селкеп, авырттырырлык ташлар булганда бер-ике мәртәбә сыпырырга ярый); 19) бер-ике мәртәбә бер үк җирне кашу (өч мәртәбә кашу намазны боза); 20) сәбәпсез намаз укый торган урыннан бер-ике адым читкә күчү (берьюлы өч адым атлау намазны боза); 21)теш арасыннан чыккан ризык валчыгын йоту (борчак зурлыгындагы валчык йоту намазны боза); 22) йөзне Кыйбладан авыштыру; 23) югарыга таба карау; 24) кыямга торып басканда җиргә (намазлыкка) таянып тору; 25) берәр нәрсәгә таянып тору; 26) рөкүгътә башны бик түбән иеп яки бик югары күтәреп тору; 27) сәҗдәдә аяк һәм кул бармакларын җирдән (намазлыктан) күтәрү; 28) сәҗдәдә беләкләрне җиргә я кабыргаларга тидереп тору; 29) сәҗдәдә корсакны ботларга тидереп тору (сафта урын тыгыз булганда, бу эш мәкруһ түгел); 30) кием я кул белән уйнау; 31) намазны яланбаш уку; 32) җиңнәрне сызган килеш уку; 33) күкрәкләр я аркалар ачык килеш уку; 34) киемне уртасыннан эләктермичә, җилләтеп, селкеп уку; 35) авызга берәр нәрсәне кабып уку; 36) үз ихтыярың белән берәр нәрсәне иснәү; 37) бүреккә я чалмага сәҗдә кылу (намаз укучы сәҗдә кылганда маңгае җиргә яисә намазлыкка тимәү); 38) чәчне төреп, бәйләгән килеш уку; 39) киемдә я намазлыкта яки әйләнә-тирәдә хайван сурәте булу (әгәр сурәт артта булса, яки чебен зурлыгы кадәр кечкенә булса, яки башы бозылган булса – зарары юк); 40) намазны яна торган зур утка каршы уку; 41) башка кешенең йөзенә карап уку; 42) йөзе күренерлек көзгегә карап уку; 43) нәҗес нәрсәгә карап уку; 44) кабергә карап уку (шәм, яктырткыч һәм лампа кебек утларга каршы торып уку мәкруһ түгел); 45) алдагы сафта урын була торып, фарыз намазны арттагы сафта уку; 46) намазны күзләрне йомган килеш уку; 47) тәһарәте кысталган килеш намазга керешү; 48) намазны алъяпкыч кебек буялган кием белән уку; 49) кыямда ике үкчәне бер-берсенә дүрт бармак киңлегеннән якын китерү; 50) намазны бик ашыгып уку; 51) кагъдәдә куллар белән җиргә таянып тору; 52) кагъдәдә ике үкчә өстенә утыру; 53) кагъдәдә аякларны бөкләп утыру; 54) рөкүгъ һәм сәҗдәгә барганда киемне тоткалау; 55) тәкбир һәм зекерләрне яки сүрәләрне икешәр кат уку; 56) укыган зекерләрне бармак белән санау; 57) зекерләрне үз урыннарында укып бетермичә икенче урында уку; 58) бер сүрәне бер намазда ике мәртәбә уку; 59) соңгы рәкәгатьтә беренче рәкәгатьтә укылган сүрә алдындагы сүрәне уку; 60) икенче рәкәгатьтә беренче рәкәгатьтә укылган сүрәдән соң килгән сүрәне укымыйча, аннан соңгы сүрәне уку (әгәр арада ике сүрә калса мәкруһ түгел); 61)мәгънәсен уйлап, бер аятьне ике кат уку; 62) бер аятьнең мәгънәсен уйлап туктап тору; 63) дөнья эшләрен искә төшереп, елмаеп көлү; 64) дөнья эшләрен искә төшереп, тавышсыз елау; 65) оючының намазның бер гамәлен имамнан алдарак башкаруы; 66) имамның оючылардан югарырак я түбәнрәк урында торып укуы; 67) имамның михрабның эченә тәмам кереп укуы; 68) имамның намазны халык зарыгырлык кадәр озак укуы; 69) ир белән хатынның янәшә укуы; 70) имам булуы мәкруһ булган кешегә оеп уку; 71) тамак кырып я ухылдап авыздан бер-ике аваз тавыш чыгару; 72) намаз вакытында чалманы салу яки баштан төшкәч, аны алып кию; 73) намаз вакытында күңел белән бер нәрсәнең санын хисаплау; 74) намаз сүзләреннән башка нәрсәләрне уку; 75) намаз вакытында бармак белән хәрәкәт ясау; 76) намаз вакытында бармак белән ничә рәкәгать укыганны күрсәтә бару; 77) намаз вакытында баш я каш белән ишарә итеп янындагы кешегә нәрсә дә булса аңлату; 78) ишарә белән бер сүзгә җавап бирү; 79) тамак кырып яисә чырайны бозып, янындагы кешегә нәрсә дә булса аңлату; 80) бер-ике мәртәбә бармак шартлату.
НАМАЗНЫҢ МӨФСИДЛӘРЕ (НАМАЗНЫ БОЗУЧЫ НӘРСӘЛӘР) 114. Намазны түбәндәге 20 төрле эш боза: 1) тамак кырып яки ухылдап авыздан өч авазлы тавыш чыгару; 2) мәгънәле бер сүз әйтү (намаздагы зекерләрдән башка); 3) бер кешегә сәлам бирү яки сәлам алу; 4) дөнья эшен сорап дога кылу; 5) дөнья эшен уйлап, тавыш чыгарып көлү; 6) дөнья эшен уйлап, тавыш чыгарып елау; 7) борчак зурлыгы кадәр берәр нәрсә йоту; 8) бер тамчы чамасы су йоту; 9) гадәттә, ике кул белән башкарыла торган берәр эш үтәү (мәсәлән, киемне кию яки салу, ниндидер зур нәрсәне күтәрү һ.б.); 10) бер эшне берьюлы өч мәртәбә башкару (мәсәлән, 3 мәртәбә битне сөртү, 3 мәртәбә бер җирне кашу, 3 мәртәбә мыекны төзәтү, 3 мәртәбә бармак шартлату, 3 мәртәбә төймәне эләктерү я ычкындыру, берьюлы 3 адым атлау, 3 мәртәбә бер нәрсәне чәйнәү, бер авазны 3 мәртәбә әйтү һ.б.); 11) сүрәләрне Коръәнгә карап уку; 12) коръән сүрәсенең мәгънәсен бозарлык итеп хата белән уку; 13) моктәдинең (имамга оючы) имамнан алдарак торуы; 14) җәмәгать намазында ир белән хатынның бер сафта булуы; 15) иртәнге намазны укыганда кояш чыга башлау; 16) гаурәтнең дүрттән бер өлеше ачылып китү; 17) намазда фарыз булган бер гамәлне үтәми калдыру; 18) күкрәкнең Кыйбла тарафыннан авышуы; 19) тәннең, киемнең я намазлыкның нәҗесләнүе; 20) үз ихтыяры белән тәһарәтне бозу.
![]() |