![]()
Главная Обратная связь Дисциплины:
Архитектура (936) ![]()
|
ллааһүммә әнзилнии мүнзәлән мүбәәракәү үә әнтә хайрүл-мүнзилиин
Мәгънәсе: Йә Рабби, мине мөбарәк җиргә иңдер. Син иң хәерле иңдерүче. 165. Берәр зарар яисә зыян килсә, түбәндәге дога укыла:
عَسَى رَبُّنَا أَنْ يُبْدِلَنَا خَيْرًا مِنْهَا إِنَّا إِلَى رَبِّنَا رَاغِبُونَ
Гасәә раббүнәә әй йүбдиләнәә хайран минһәә инәә иләә раббинәә раагибүүн. Мәгънәсе: Шаять Раббыбыз Аллаһ безнең хәлебезне яхшы якка үзгәртер. Дөреслектә, без Раббыбыз Аллаһка омтылабыз. 166. Кешегә кайгы ирешкәндә, түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ إِنِّى عَبْدُكَ وَابْنُ عَبْدِكَ رَضِيتُ حُكْمَكَ وَقَضَائَكَ أَسْئَلُكَ أَنْ تُذْهِبَ عَنِّى غَمِّى وَحَزَنِى وَأَنْ تَرْزُقَنِى يُسْرَ عُسْرِى
Ллааһүммә иннии гәбдүкә үәбнү габдикә радийтү хүкмәкә үә кадааәк. Әс’әлүкә ән түзһибә ганнии гаммии үә хәзәнии үә ән тәрзүкании йүсра гүсрии. Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, мин Синең колың һәм колыңның улы. Синең хөкемеңә һәм тәкдиреңә разыймын. Күңелемдәге кайгыны һәм көенечне бетереүңне Синнән сорыймын. Кайгы артыннан шатлык насыйп ит. 167. Яңа ай туганны күргәндә, түбәндәге дога укыла:
اَللهُ أَكْبَرُ اَللَّهُمَّ أَهْلِلْهُ عَلَيْنَا بِالْأَمْنِ وَالْإِيمَانِ وَالسَّلَامَةِ وَالْإِسْلَامِ اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ لَنَا هِلَالَ خَيْرٍ وَرُشْدٍ
Ллааһү әкбәр(з мәртәбә). Әллааһүммә әһлиһү гәләйнәә бил-әмни үәл-иимәәни үәс-сәлаамәти үәл-ислаам. Әллааһүммә-җгәлһү ләнәә һиләәлә хайрин үә рушд. Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олуграк. Йә Рабби, бу айны безгә иминлек һәм иман, сәламәтлек һәм мөселманлык белән тудыр. Шулай ук аны безгә изгелек һәм тугрылык ае итеп кыл. 168. Күк күкрәгәндә һәм яшен яшьнәгәндә, түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ لَا تَقْتُلْنَا بِغَضَبِكَ وَلَا تُهْلِكْنَا بِعَذَابِكَ وَعَافِنَا بِرَحْمَتِكَ
Ллааһүммә ләә тәктүлнәә бигадаабикә үә ләә түһликнәә бигәзаабикә үә гәфинәә бирахмәтик. Мәгънәсе: Йә Рабби, безне ачуың һәм газабың белән һәлак итмә, рәхмәтең белән безгә исәнлек-саулык бир. 169. Яңгыр яуганда түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ سَقْيًا هَنِيئًا وَصِيبًا نَافِعًا اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ صِيبَ رَحْمَةٍ وَلَا تَجْعَلْهُ صِيبَ عَذَابٍ
Ллааһүммә сәкйән һәнии-ән үә сыйбән нәәфигәә. Әллааһүммә-җгәлһү сыыйбә рахмәтин үә ләә тәҗгәлһү сыыйбә гәзааб. Мәгънәсе: Йә Рабби, бу яңгырны безнең өчен рәхәт һәм файдалы ит. Йә Рабби, бу яңгырны рәхмәт яңгыры кыл, газап яңгыры кылма. 170. Дәрес башланыр алдыннан укыла торган дога:
اَللَّهُمَّ ارْزقْنَا عِلْمًا نَافِعًا وَحِفْظًا كَامِلًا وَذِهْنًا شَامِلًا وَفَهْمًا ذَكِيًّا وَتَوْفِيقًا لِتَحْصِيلِ الْعُلُومِ اَللَّهُمَّ اَخْرِجْنَا مِنْ ظُلُمَاتِ الْجَهْلِ وَالْوَهْمِ وَأَكْرِمْنَا بِنُورِ الْعِلْمِ وَالْفَهْمِ اَللَّهُمَّ افْتَحْ لَنَا أَبْوَابَ عِلْمِكَ وَانْشُرْ عَلَيْنَا خَزَائِنَ رَحْمَتِكَ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
Ллааһүммә-рзүкнәә гыйльмән наафигән үә хифзан каамилән үә зиһнән шаамилән үә фәһмән зәкиййән үә тәүфиикан литәхсыыйлил-гүлүүм. Әллааһүммә әхриҗнәә мин зулүмәтил-җәһли үәл-үәһми үә әкримнәә бинуурил-гильми үәл-фәһм. Әллааһүммә-фтәх ләнәә әбүаабә гильмикә үәншүр гәләйнәә хазаа’инә рахмәтик. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Мәгънәсе: Йә Рабби, файдалы гыйлем, яхшы истә калдыру, камил зиһен һәм дөрес аңлауны насыйп ит. Йә Рабби, безне наданлыктан һәм күңел караңгылыгыннан чыгарып, гыйлем һәм аңлау нуры белән хөрмәтлә. Йә Рабби, безгә гыйлем ишекләрен һәм Үз рәхмәт хәзинәләреңне ач. Әй рәхмәтле Аллаһ, һәрбер нәрсә Синең рәхмәтең белән була. 171. Дәрес тәмамланганнан соң укыла торган дога:
اَلْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَخْرَجْنَا مِنْ ظُلُمَاتِ الْجَهْلِ وَالْوَهْمِ وَنَوَّرَ قُلُوبَنَا بِنُورِ الْعِلْمِ وَالْفَهْمِ اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لَنَا وَلِوَالِدَيْنَا وَلِأُسْتَاذِنَا وَسَلِّمْ دِينَنَا وَاجْعَلْ مِلْكَنَا سَالِمًا وَرَؤُفًا لَنَا بِحَقِّ نَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ الْمُصْطَفَى صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ
Л-хәмдү лиллааһил-ләзии әхраҗәнәә мин зулүмәәтил-җәһли үәл-фәһим. Үә нәүүәра кулүүбәнәә бинуурил-гильми үәл-фәһм. Әллааһүммә-гфир ләнәә үә лиүәәлидәйнәә үә лиүстәәзинә үә сәллим диинәнәә үәҗгәл мәликәнәә сәәлимән үә раүүфән ләнәә бихәкки нәбиййинәә Мүхәммәдинил-мүстафәә саллаллааһу галәйһи үә сәллам. Мәгънәсе: Һәрбер мактау Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Аллаһы Тәгалә безне наданлык һәм аңламаулык караңгылыгыннан чыгарды һәм безнең күңелләребезне гыйлем һәм аңлау нуры белән нурландырды. Йә Рабби, Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи үә сәллам хакына (хөрмәтенә) безнең гөнаһларыбызны, әти-әни һәм остазларыбызның гөнаһларын ярлыка, безнең динебезне дә, дөньябызны да төзек һәм сәламәт кыл. Шулай ук җитәкчебезне сәламәт һәм безгә шәфкатьле һәм мәрхәмәтле кыл. 172. һәрвакыт һәм һәр урында укырга мөмкин булган дога һәм зекер:
اَلْحَمْدُ لِلَّهِ عَلَى كُلِّ حَالٍ فَإِنَّهُ مُحَوِّلُ الْأَحْوَالِ رَبَّنَا آتِنَا فِى الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِى الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
Л-хәмдү лиллааһи гәләә күлли хәлин фәиннәһүү мүхәүүилүл-әхүәәл. Раббәнәә атинәә фид-дүн’йәә хәсәнәтән үә фил-әәхирати хәсәнәтән үә кинәә газаабән-наар. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимин. Мәгънәсе: Һәр хәл өчен Аллаһы Тәгаләне мактыйбыз, чөнки хәлләрне үзгәртүче Ул. Йә Рабби, безгә дөньяда да, ахирәттә дә изге хәлләрне насыйп ит. Шулай ук безне җәһәннәм газабыннан сакла, Әй Рәхмәтле Аллаһ, бөтен нәрсә Синең рәхмәтеңдә. МӨСЕЛМАН ЕЛЫ (АЙЛАРЫ) 173. Мөселманнар еллар исәбен хәзрәти Расүлнең Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрәгә күчкән вакытыннан башлап хисаплыйлар. Бу вакыйга милади ел исәбе буенча 622 елның 17 нче августында булган. 174. Мөселманнар елны ай йөреше белән исәплиләр. Кояш баеганнан соң, күктәге ай бик нәзек алтын урак кебек булып күренгән вакыт ай башы булып санала. 29 яки 30 көн үткәннән соң икенче ай күренгәч, яңа ай башлана. 12 ай бер елга хисаплана. 175. Ай исемнәре гарәп телендә түбәндәгечә була: мөхәррәм, сәфәр, рабигыль-әүвәл, рабигыль-ахир, җөмадиәл-әүвәл, җөмәдиәл-ахир, рәҗәб, шәгъбан, Рамазан, шәүвәл, зөлкагъдә, зөлхиҗҗә. 176. Ел башы мөхәррәм аеннан башлана. Мөхәррәм ае күбесенчә 30 көннән, сәфәр – 29, рабигыль-әүвәл – 30, рабигыль-ахир – 29, җөмадиәл-әүвәл – 30, җөмадиәл-ахир – 29, рәҗәб – 30, шәгъбан – 29, Рамазан – 30, шәүвәл – 29, зөлкагъдә 30 көннән, зөлхиҗҗә ае кайсы елларда 29, кайсыларында 30 көннән килә. 177. Ай хисабында тәүлекнең башы кояш баеганнан соң башлана. Һәр көннең кичәсе үзеннән элегрәк була. Яңа айның беренче кичәсе – иске айның ахыргы көненнән соңгы кичә, икенче кичәсе – беренче көненнән соңгы кичә.
БӘЙРӘМ КӨННӘР ҺӘМ КИЧӘЛӘР
178. Бер ел эчендә мөселманнарның мөбарәк көннәре һәм кичәләре ундүртәү: ел башы көне, гашурә көне, һиҗрәт кичәсе, мәүлет кичәсе, рәгаиб кичәсе, мигъраҗ кичәсе, бәраәт кичәсе, фәтех Мәккә көне, кадер кичәсе, гайдел-фитыр көне, гайдел-Корбан көне, тәшрикъ көннәре. 179. Ел башы көне – мөхәррәм аеның беренче көне. Ай хисабынча Яңа ел башланган көн. 180. Гашурә көне – мөхәррәм аеның 10 нчы көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм һәм сәхабәләр ул көнне мөбарәк санап ураза тотканнар. Күп пәйгамбәрләр бу көнне зур афәт һәм бәлаләрдән котылганнар. 181. Һиҗрәт кичәсе – сәфәр аеның 27 нче кичәсе. Ул кичәдә хәзрәти Расүл галәйһиссәләм хәзрәти Әбүбәкер белән берлектә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән чыгып, рабигыль-әүвәлнең 12 нче көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә барып җитәләр. Бу сәфәрдән соң Ислам дине һәр тарафка тарала башлый, шуның өчен мөселман елы шушы елның мөхәррәм аеннан башлап хисаплана. 182. Мәүлет кичәсе – рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм 571 нче елның 27 нче апрелендә – 12 нче рабигыль-әүвәлдә дөньяга килгән. Бу көн барлык мөселманнар өчен бик мөбарәк, чөнки пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең тууы дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешүебезгә сәбәпче булган. 183. Рәгаиб кичәсе – рәҗәб аеның беренче Җомгасына каршы кичә. Бу кичәдә хәзрәти Расүл галәйһиссәләмнең атасы хәзрәти Габдулла белән анасы хәзрәти Әминәнең никяхлары һәм беренче очрашулары булган. 184. Мигъраҗ кичәсе – рәҗәб аеның 27 нче кичәсе. Бу кичәдә хәзрәти Рәсүл галәйһиссәләм күкләргә ашкан. Биш вакыт намаз уку шушы кичәдә фарыз кылынган. 185. Бәраәт кичәсе – шәгъбан аеның 15 нче кичәсе. Риваятьләр буенча кешеләрнең берьеллык язмышлары, бәхете һәм сәгадәте шушы кичәдә билгеләнә, шуның өчен бу кичә изге кичәләрдән санала. 186. Фәтех Мәккә көне – Рамазан аеның 21 нче көне. Бу көндә Аллаһның расүле галәйһиссәләм үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән таш сыннарны чыгарттыра. 187. Кадер кичәсе – Рамазан аеның 27 нче кичәсе. Бу кичә елның кайсы көнендә булуы ачык билгеле булмаса да, риваятьләр буенча, күбесенчә Рамазанның 27 нче кичәсенә туры килүе ихтимал. Бу кичәдә изге гамәлләренң сәвабы башка кичәләргә караганда бик күп артыграк. 188. Гайдел-фитыр көне (Ураза бәйрәме) – шәүвәл аеның беренче көне. Рамазан уразасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган көн. Бу көндә гает (бәйрәм) намазын уку һәр мөселманга – ваҗиб. Бай кешеләргә гает намазына кадәр фәкыйрьләргә фитыр сәдакасы бирү дә ваҗиб. 189. Корбан гаете көне – зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. Бу көндә дә гает намазын уку – ваҗиб. Гает намазыннан соң корбан чалып, гаиләләрен, кардәшләрен һәм фәкыйрьләрне хөрмәт итү – бай кешеләргә ваҗиб. Гает алды көне “Гарәфә көне” дип атала. Ул көн дә мөбарәк көннәрдән санала. Хаҗ гамәлләре шул вакытта үтәлә. Һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган берничә йөз мең хаҗи Гарәфә көнендә Гарәфәт тавында (үзәнлегендә) дога һәм гыйбадәт кыла. 190. Тәшрикъ көннәре – зөлхиҗҗә аеның 11 нче, 12 нче һәм 13 нче көннәре. Алар бәйрәм көннәре булып санала. Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап, өченче тәшрикъ көненең икенде намазына кадәр җәмәгать намазларыннан соң мөселманнар, һәр тарафта кычкырып, “Тәкбир-тәшрикъ”[37] исемле тәкбирне укыйлар. 191. Һәр Җомга көн – барча мөселманнар өчен олуг бәйрәм. Алда әйтелгән барлык бәйрәмнәрне мөселманнар фәкыйрьләргә ярдәм итеп, догалар һәм тәүбәләр, башка изге гамәлләр белән үткәрергә тиеш.
Тәмам.
[1] Ислам сүзе гарәп теленнән буйсыну, тапшырылу, бирелү рәвешендә тәрҗемә ителә – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [2] Аллаһы Тәгаләне бу галәм эчендә дип күзалларга ярамый. Мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Ошиның ”Әмәли” китабында болай диелгән: Гарешнең Раббысы гареш өстендәдер, ләкин гарештә урнашу сыйфатыннан башка һәм шулай ук гарешкә тоташу рәвешеннән башка – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [3] Мөхәммәд галәйһиссәләм милади ел исәбе буенча 570 нче елның 27 нче апрелендә (һиҗрәткә кадәр 53 ел алданрак, рабигуль-әүвәл аенда, дүшәмбе көнгә каршы кичтә) туган. [4] Мөхәммәд галәйһиссәләм миляди ел исәбе буенча 631 нче елда 8 нче июньдә, һиҗри ел исәбе буенча 11 елның рәбигуль-әүвәл аенда дүшембе көнне үлгән.
[5] Нәҗес сүзе – арусыз, пычрак дигәнне аңлата – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [6] Мәсех кылу – ышку дигәнне аңлата. [7] Мокыйм – өйдә торучы кеше. [8] Мосафир – өч көнлек юлга чыккан кеше. [9] Кәвеш – тубыкка кадәр җитми торган милли аяк киеме – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [10] Гозер сүзе гарәп теленнән үтенеч, ялыныч, йомыш, сәбәп, сылтау рәвешендә тәрҗемә ителә. [11]Әхмәдһади хәзрәт яшәгән заманда бәдрәф кәгазе булмаган, шуңа күрә бәдрәфтә язулы кәгазь куллану мәкруһ булып саналган – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [12] Шәфәкъ — кояш батканнан соң мәгъриб (көнбатыш) тарафларында күренә торган кызгылт яктылык. [13] «Оедым ошбу имамга» дигән сүз имамга оеп укыгында гына әйтелә. [14] Намазда Фатихадан соң “Әәмиин” сүзен эчтән генә әйтергә кирәк – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [15] Әбү Ләһәб – пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең атасы белән бертуган абыйсы. Үзе дә, хатыны да пәйгамбәребезгә дошман иделәр. [16] Каумә – аз гына аягүрә тору. [17] Җәлсә – ике сәҗдә арасында утырып тору. [18] Мәсәлән, Ихлас сүрәсен укый. [19] Коръән кәримдә “Буруҗ” (“Йолдызлар”) сүрәсенә кадәр булган сүрәләр озын сүрәләр булып санала. “Буруҗ” сүрәсеннән башлап “Бәләд” (“Шәһәр”) сүрәсенә кадәр булган сүрәләр уртача сүрәләр, ә аннан соңгы сүрәләр кыска сүрәләр булып санала (Кәрмани). [20] «Сахибе гозер» турында “Тәһарәт” бүлегендә аңлатылды. [21] Җәмгыятнең дини вазгыяте үзгәрү сәбәпле хәзерге вакытта бу фикергә караш башкача – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [22] Әда – гамәлне вакытында үтәү. [23] Каза – гамәлне вакыты чыкканнан соң үтәү. [24] Мәсбук – әүвәлге рәкәгатькә җитешмәгән кеше – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [25] Өч рәкәгатьле намазда ялгышуның хөкемнәрен дүрт рәкәгатьле намазда ялгышучы охшатып белер. [26] Намазны бозачак кеше намазның кайсы гамәлендә булса да, ягъни кыямда я җәлсәдә, я кагъдәдә булса да, ике тарафка сәлам биреп бозар. [27]Җомга намазыннан соң укыла торган ахыргы өйлә намазы хәзерге вакытта Рәсәй хәнәфиләре арасында укылмый. Бу практика 1917 елларга кадәр таралган булган. Бу намазны Рәсәйдә шәфигыйлар хәзер дә укыйлар – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [28] Җомгада хөтбә шарт булып торса, гает намазларында шарт түгел, ә сөннәт. Җомга хөтбәсе фарыз намазга хәтле укыла. Гает хотбәләре намаздан соң укыла. [29] Кәффарәт – гөнаһтан арыну өмете белән кылынган яки кылынырга тиешле эш – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [30] Игътикяф сүзе берәр изге саналган урыннан (мәчеттән) чыкмый берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яту дигәнне аңлата – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [31] Сәнәд – вексель кебек бер документ. [32] Мыскал – үлчәү системасы кертелгәнгә кадәр якынча 4,26 граммга тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге (кадакның 1/98 өлеше) – Тәрҗемәченең аңлатмасы.
[33] Бу хисап бодайның кадагы ике тиен ярым чамасы булган вакытта ясалган. Аның төгәл микъдарын белү өчен, бодайның хәзерге бәяләре белән танышырга кирәк – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [34] Корбан сүзе гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Бу мөбарәк бәйрәм көнендә Гает намазлары укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз –Тәрҗемәченең аңлатмасы. [35] Мәхрәм кардәш – өйләнешергә тыелган якын кардәш – Тәрҗемәченең аңлатмасы. [36] Ихрам киемнәре изар дип аталган киң алъяпкыч белән рида исемле киң җәймәдән гыйбарәт. Хаҗилар изарны кендектән билләренә багълап, гаурәтләрен каплыйлар. Риданы иңбашларына һәм аркаларына салалар. [37] Тәкбир-тәшрикъ: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, Ләә иләһә илләллааһу үәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде” дигән сүзләр – Тәрҗемәченең аңлатмасы.
![]() |