![]()
Главная Обратная связь Дисциплины:
Архитектура (936) ![]()
|
МӘГАТЬ НАМАЗЫНА ВАКЫТЫНДА ӨЛГЕРҮЧЕ
ҺӘМ СОҢГА КАЛУЧЫ) 15. Имам намазны укып торганда соңгарак калып килгән кешегә намазның кайсы гамәле булса да, имамга тиз арада оеп, шул гамәлне үти башлау – ваҗиб. Хәтта имам ахыргы кагъдәдә булса да, аңа оеп калу – саваплы. 16. Имам кыямда кычкырып сүрә укыган вакытта килеп оеган кеше “Сәнә”не укымый, эчтән укыган вакытта килеп оеган кеше генә укый. Кыямнан башка гамәл вакытында оеган кеше дә “Сәнә” укымый. 17. Имам бер рәкәгатьнең рөкүгендә булган вакытта килеп оеп, имам торганчы рөкүгъкә иелеп өлгергән кеше, шул рәкәгатькә җитешкән булып санала. Имам рөкүгътән торгач, кыямда, сәҗдәдә я кагъдә вакытында оеган кеше ул рәкәгатькә өлгергән булып саналмас. 18. Имамның әүвәлге рәкәгатенә өлгергән кеше “мөдрик” дип атала. Беренче рәкәгатенә җитешмәгән кеше “мәсбүк” дип атала. 19. Мәсбүк ахыргы кагъдәдә “Тәшәһһуд” укый, “Салават” һәм “Дога” укымый. Имам ике тарафка да сәлам биргәнче көтеп тик тора, имам сәлам биргәч, кыямга торып, “Сәнә”, “Әгузе”, “Бисмилләһ” һәм сүрәләр укып, калган рәкәгатьләрне каза кыла. 20. Беренче рәкәгатькә өлгермәгән кеше, имамнан соң бер рәкәгать каза кыла. Ике рәкәгатькә өлгермәгән кеше имамнан соң ике рәкәгать каза кыла. Беренче рәкәгатендә кагъдәгә утырмый. Һәр ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый. 21. Дүрт рәкәгатьле намазда өч рәкәгатькә өлгермәгән кеше имамнан соң өч рәкәгать каза кыла, беренче рәкәгатендә кагъдәгә утыра, икенче рәкәгатендә утырмый. Беренче ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый. Соңгы рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен генә укый. 22. Ахшам кебек өч рәкәгатьле намазның ахыргы рәкәгатенә генә өлгергән кеше имамнан соң каза кылган ике рәкәгатенең һәр икесендә дә кагъдәгә утыра. Һәр ике рәкәгатендә дә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый. 23. Имамның һичбер рәкәгатенә өлгермичә намазның ахырына гына оеп калган кеше имамнан соң намазын ялгыз укыган кеше кебек укый.
МӘЧЕТ ҺӘМ ҖӘМӘГАТЬ 24. Фарыз намазларны мәчеттә җәмәгать белән уку – сөннәт. Өйдә җәмәгать булып укылган намазда җәмәгать савабы табылса да, мәчет савабы табылмый. 25. Мәчеткә кергәндә башта уң аякны атлап керү һәм түбәндәге доганы уку тиешле (мөстәхәб): اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِى أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ وَانْشُرْ عَلَىَّ خَزَائِنَ رَحْمَتِكَ
Ллааһүммә-фтәх лии әбүәәбә рахмәтикә үән-шүр гәләййә хәзәәинә рахмәтик. Мәгънәсе: Йә Рабби, миңа Рәхмәт ишекләреңне ач һәм Рәхмәт хәзинәләреңне чәч. 26. Мәчеттән чыкканда башта сул аякны атлап чыгу һәм түбәндәге доганы уку тиешле (мөстәхәб):
اَللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ الْعَظِيمِ
Ллааһүммә иннии әс’ әлүкә мин фәдъликәл-гәзыйм. Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, мин Синнән олуг фазыйләт һәм Рәхмәтеңне сорыйм. 27. Мәчеткә кергәч, сөннәт намаз укылмаса, ике рәкәгать (тәхиятуль мәсҗид) намазын уку – мөстәхәб. 28. Мәчет эчендә әдәп һәм тыйнаклык белән утыру, зекер һәм тәсбих, тәүбә һәм истигъфар, дога кылу белән шөгыльләнү; Коръән я китап укып утыру яки вәгазь сөйләп я тыңлап тору, я гыйлем өйрәнеп, я өйрәтеп утыру – мөстәхәб. 29. Суган, сарымсак һәм торма ашаган килеш мәчеткә керү һәм анда дөнья эшләрен башкарып, кирәкмәгән сүзләр сөйләп, көлешеп утыру – мәкруһ. 30. Иртәнге намазга дип мәчеткә барып кергәндә имам фарыз намазны укырга керешкән булса, ике хөкем бар: әгәр тиз генә ике рәкәгать сөннәтне укыганнан соң фарыз намазның ахыргы рәкәгатенә имамга оеп калырлык булса, әүвәл мәчетнең икенче бүлмәсендә яки аулак урында ике рәкәгать сөннәт намазын укый, аннары имамга мәсбук булып ойый. Әгәр сөннәт намазын укыганда фарыз намазының һичбер рәкәгатенә өлгермәслек булса, сөннәт намазын укымый, кергәч тә имамга ойый. Калдырган ике рәкәгать сөннәт намазын фарыз намазын укыганнан соң каза кылмый. 31. Әгәр иртәнге намазның сөннәтен укырга керешкәч, камәт укылып, имам фарыз намазына керешсә, тиз генә сөннәт намазын тәмамлап, имамга ойый. 32. Өйлә намазын укыр өчен мәчеткә кергәндә имам өйләнең фарызын укырга керешкән булса, тиз генә имамга ойый. Дүрт рәкәгать сөннәт намазын укымый. Фарыз намазы тәмамлаганнан соң башта дүрт рәкәгать сөннәт намазын каза кыла, аннары ике рәкәгать сөннәт намазын укый. 33. Мәчеткә кереп өйләнең дүрт рәкәгать сөннәтен укырга керешкәч, камәт төшерелеп, имам фарыз намазын укый башласа, үзенең укый торган намазын ике рәкәгать нәфел намазы итеп тәмамлый һәм тиз генә имамга ойый. Фарыз намазы тәмам булганнан соң, дүрт рәкәгать сөннәт намазын, соңыннан тагын ике рәкәгать сөннәт намазын укый. 34. Әгәр дүрт рәкәгать сөннәт намазының өченче рәкәгатен укый башлаган булса, аны тәмамларга тиеш. Укып бетергәч, имамга ойый. 35. Хатын-кызларга намазны мәчеткә барып уку – мәкруһ. Карчыкларның иртәнге, ахшам һәм ястү намазларын мәчеттә укулары мәкруһ түгел[21]. НАМАЗНЫҢ КАЗАСЫ (ВАКЫТЫНДА УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАРНЫ ҮТӘҮ) 36. Биш вакыт намазны вакытында әда[22] кылу – фарыз. Вакытында укымыйча намазны сәбәпсез калдырырга ярамый. 37. Әгәр бер намаз үз вакытында укылмаса, аны икенче вакытта каза[23] кылу – фарыз. 38. Иртәнге намаз кояш чыкканчы укылмый калып, өйлә вакыты җиткәнче каза кылынса, сөннәте дә, фарызы да каза кылына. Әгәр өйлә вакыты җиткәч каза кылынса, фарызы гына каза кылына. 39. Башка намазларның фарызлары гына каза кылына. Сөннәт намазлары каза кылынмый. 40. Вакытында укылмый калса, ястү намазы белән бергә витр намазы да каза кылына. 41. Җомга намазын укый алмаган кеше, шул көнне өйлә намазы укый. 42. Гает (бәйрәм) һәм тәравих намазлары үз вакытларында укылмый калсалар, соңыннан каза кылынмыйлар. 43. Әгәр намаз җәмәгать белән каза кылынса, кычкырып укыла торган рәкәгать ләрдә имамга кыйра’әтне кычкырып уку – ваҗиб. Әгәр дә ялгыз каза кылса, һәр рәкәгатендә кыйра’әтне эчтән уку – ваҗиб. 44. Казага калган намазларның тәртипләре билгеле булганда, шул тәртипләре белән каза кылына. Мәсәлән, бер көннең биш вакыт намазы да казага калган булса, иртәнге намаздан башлап, ястү һәм витр намазына кадәр үз тәртипләре буенча каза кылына. 45. Берәүнең үз гомерендә дүрт-биш кенә намазы казага калган булса, ул кешегә вакыты кергән намазны укымыйча, иң беренче казага калган намазын уку, вакыты кергән намазны казадан соң уку – фарыз. Мәсәлән, өйлә намазы казага калган кешегә икенде вакыты кергәч, башта өйлә намазын каза кылып, икенде намазын аннан соң уку – фарыз. 46. Әгәр гомерендә берәүнең алты намазы казага калган булса, ул ихтыярлы: теләсә әүвәл казага калган намазын укый, теләсә башта вакыты кергән намазны укый. 47. Намазны каза кылу алдыннан азан һәм камәт уку – сөннәт. Әгәр өч намаз бер вакытта каза кылынса, барысына бер азан әйтү җитә. Шулай да камәт бер генә җитми: һәрбер намаз өчен берәр камәт әйтергә кирәк. 48. Казага калган намазга түбәндәгечә ният кылалар: “Ният кылдым фәлән көндә, фәлән вакытта укылмаган иртәнге намазымның ике рәкәгать фарызын үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә. Аллаһу әкбәр”. 49. Үз гомерендә бик күп намазлары казага калган кеше, картайгач, шуларны үтәмәкче булса, шушы рәвешле ният кыла: “Ният кылдым вакытында укылмаган иртәнге намазларымның иң соңгысын каза кылмакка, халисан лилләһи тәгалә. Аллаһу әкбәр”. Башка намазларга да шул рәвешчә ният әйтелә.
СӘҖДӘИ СӘҺҮ (НАМАЗДАГЫ ЯЛГЫШЛЫКЛАРНЫ ТӨЗӘТҮ) 50. Әгәр берәү намазның бер фарызын үз ихтыяры белән яки онытып үтәмәсә, намазы дөрес булмый. Ул кешегә намазын яңадан уку – фарыз. 51. Әгәр берәү үз ихтыяры белән намазның бер ваҗибын калдырса, намазы бозылмый, ләкин үзе гөнаһлы була. 52. Әгәр берәү намазның бер ваҗибын онытып яки ялгышып калдырса, аңа намазның ахырында сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб. Ул түбәндәгечә башкарыла: әгәр ул ялгыз укучы булса, ахыргы кагъдәсендә “Тәшәһһүд”не укыганнан соң, “Салават” һәм “Дога” укымыйча, ике якка сәлам биреп, ике тапкыр сәҗдә кыла. Һәр сәҗдәдә өчәр мәртәбә “Тәсбих” әйтә, аннан соң янә кагъдәгә утырып “Тәшәһһүд”, “Салават” һәм “Дога” укып сәлам бирә. Шуннан соң намазын тәмамлый. 53. Әгәр ул кеше имам булса, оеп укучылар торып китмәсеннәр өчен, сәҗдәи сәһүгә кадәр уң якка гына сәлам биреп, аннан соң сәҗдәи сәһү кыла. 54. Имам үзенең ялгышы өчен сәҗдәи сәһү кылса, аңа ияреп оючыларга да, мәсбукка[24] да - сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб. Әгәр оючы ялгышса, һичкемгә сәҗдәи сәһү кылу ваҗиб булмый. 55. Әгәр берәү намазда ялгышып, түбәндәге 17 төрле гамәл кылса, аңа сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб: 1) намазның әүвәлге ике рәкәгатенең берсендә “Фатиха” сүрәсе урынына башка бер аять уку; 2) әүвәлге ике рәкәгатенең берсендә “Фатиха” сүрәсеннән соң бер сүрә укымау; 3) өч һәм дүрт рәкәгатьле намазда әүвәлге кагъдәдә утырмау; 4) бер кагъдәдә “Тәшәһһүд” укымау; 5) әүвәлге кагъдәдә “Тәшәһһүд”тән соң “Салават” уку; 6) әүвәлге кагъдәдә ялгышып, сәлам бирү; 7) кычкырып укыла торган рәкәгатьтә имамның кыйра’әтне эчтән укуы; 8) эчтән укыла торган рәкәгатьтә имамның кыйра’әтне кычкырып укуы; 9) витр намазында “Кунүт догасы”н укымау; 10) кыйра’әт укудан алдарак рөкүгъка китү; 11) тәкбир әйтеп намазга керешкәннән соң янә бер тәкбир әйтү; 12) “Фатиха” сүрәсен ике мәртәбә уку; 13) рөкүгъне ике мәртәбә кылу; 14) сәҗдәне өч мәртәбә кылу; 15) ахыргы кагъдәдә “Тәшәһһүд”тән соң кыямга тору; 16) ахыргы кагъдәдә утырмыйча гына кыямга торып китү; 17) ничәнче рәкәгатьтә икәнен уйлап торып, аять яки «Тәшәһһүд» кебек бер зекерне тиешсез урында укып, намазның бер гамәлен кичектерү. 56.Фарыз намазының сүрә кушылмый торган ахыргы рәкәгатьләрендә “Фатиха” сүрәсенә башка бер сүрә кушу яки намазда сөннәт яисә мөстәхәб булган гамәлләрнең берсен үтәми калдыру сәбәпле сәҗдәи сәһү кылу ваҗиб булмый. 57. Ялгышып, сәҗдәи сәһү ваҗиб булырлык ике-өч төрле гамәл кылынса да, сәҗдәи сәһү бер генә тапкыр үтәлә. 58. Намазның ахырында сәҗдәи сәһү кылачак кеше онытып, үтәми калдырса, намазына кимчелек килми, аның өчен намаздан соң һичбер гамәл кылырга кирәкми.
НАМАЗДА САТАШУ 59. Берәү дүрт рәкәгатьле намазда ялгышып, беренче кагъдәгә утырмыйча, кыямга тора башласа, шул арада ялгышканын исенә төшерсә, ике хөкем бар: 1) әгәр тезләре турыланып җитмәгән булса, кагъдәгә кайтып утыра һәм “Тәшәһһүд” укый, ахырдан сәҗдәи сәһү кылмый; 2) әгәр дә тезләре турыланып, кыямга якынлашкан булса, кагъдәгә кайтмый, кыямга тора һәм өченче рәкәгатьне укый башлый. Әүвәлге кагъдә шулай кала. Намаз ахырында сәҗдәи сәһү кыла. 60. Бер кеше дүрт рәкәгатьле намазда[25] ахыргы кагъдәгә утырып, “тәшәһһүд”не укыганнан соң, әүвәлге кагъдә дип белеп, бишенче рәкәгатьне укый башласа, янә ике хөкем бар: 1) әгәр бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылганчы ялгышканын исенә төшерсә, кагъдәгә тиз генә кайтып, сәлам бирә дә сәҗдәи сәһү кыла; 2) әгәр дә ялгышканын бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылгач исенә төшерсә, янә бер рәкәгать укып, намазын алты рәкәгать итә дә, ахырда сәҗдәи сәһү кылып, намазын тәмамлый. Артык укылган ике рәкәгате намаз нәфел намазы булып кала. 61. Әгәр бер кеше ахыргы кагъдәгә һич утырмыйча бишенче рәкәгатьнең кыямына торса, шулай ук ике хөкем бар: 1) әгәр бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылганчы ялгышканын исенә төшерсә, кагъдәгә тиз генә кайтып утыра да, «Тәшәһһүд» укып, сәлам биреп, сәҗдәи сәһү кыла. 2) әгәр дә ялгышканын бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен кылгач исенә төшерсә, намазы фарызлыктан чыгып, нәфелгә әйләнә. Янә бер рәкәгать укып, намазын алты рәкәгать нәфел итеп тәмамлый да, фарызын яңадан укый башлый. 62. Бер кеше намаз эчендә ничә рәкәгать укыганын онытып, үзенең ничәнче рәкәгатьтә икәнен белмәсә, намазын бозып[26], яңадан укыр. Әгәр дә ике-өч мәртәбә шул рәвешчә үзенең ничә рәкәгать укыганын оныта башласа, намазын бозмый, күңеле ничә рәкәгать укыганын күбрәк уйласа, үзен шулкадәр укыганга санап, намазын тәмамлар. Әгәр дә ничә рәкәгать укыганын һич уйлый алмаса, үзен аз укыган итеп санар. Мәсәлән: “Бу укый торган рәкәгатем беренче рәкәгатем микән, икенче рәкәгатем микән?” – дип икеләнсә, беренче рәкәгатькә санар... “Өченче рәкәгатем микән, дүртенче рәкәгатем микән?” – дип уйласа, өченче рәкәгатькә санар. 63. Намаз ахырында рәкәгатьләрнең саны турында шөбһә булганда ахыргы рәкәгать булуы ихтимал булган рәкәгатьтә кагъдәгә утырып тору тиешле, чөнки ахыргы рәкәгатьтә кагъдәгә утыру – фарыз. 64. Бер кеше дүрт рәкәгатьле намазга керешеп, ике рәкәгать укыгач, әүвәлге кагъдәдә ялгышып сәлам бирсә, ике хөкем бар: 1) Әгәр сәлам биргәннән соң, намазын бозарлык бер гамәл кылмаса, кыямга торып, калган рәкәгатьләрен укып, намазын тәмамлар да, ахырда сәҗдәи сәһү кылыр; 2) әгәр дә намазын бозарлык берәр гамәл кылса, намазын яңадан башлап укыр.
СӘҖДӘИ ТИЛӘВӘТ (КОРЪӘН УКЫГАНДА СӘҖДӘ КЫЛУ) 65. Коръән Кәримнең 14 урынында сәҗдә аяте бар: “Әгъраф”, “Нәхел”, «Исра», “Мәрьям”, “Хаҗ”, “Фуркан”, “Нәмел”, “Сәҗдә”, “Сад”, “Фуссиләт”, “Нәҗем”, “Иншикак”, “Галәк” сүрәләрендә. 66. Шушы сәҗдә аятьләренең берсен укыган кешегә дә, ишеткән кешегә дә сәҗдәи тиләвәт кылу – ваҗиб. 67. Сәҗдәи тиләвәт түбәндәгечә башкарыла: тәһарәтле килеш, Кыйблага каршы торып: “Ният кылдым, сәҗдәи тиләвәт кылуга”, – дип ният кыла да, тәкбир әйтеп, сәҗдәгә китә. Анда өч мәртәбә сәҗдә тәсбихен әйтә, аннары тәкбир әйтеп торып, кагъдәгә утыра. Соңыннан түбәндәге сүзләрне укып дога кыла: سَجَدْتُ لِلرَّحْمَنِ وَآمَنْتُ بِالرَّحْمَنِ فَاغْفِرْ لِى ذُنُوبى يَا رَحْمَنُ سَمِعْنَا وَاَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ Сәҗәдтү лир-рахмәәни үә әәмәнтү бир-рахмәәни фәгфирлии зүнүүби йә рахмәәнү сәмигнәә үә әтагнәә гуфраанәкә раббәнәә үә иләйкәл-мәсыйр. Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен сәҗдә кылдым һәм Аңа иман китердем. Әй Рәхмәтле Аллаһ, гөнаһларымны ярлыка. Әй Раббыбыз, без Синең гафуыңны ишеттек һәм Сиңа итагать кылдык. Без ахырда Синең хөкемеңә кайтачакбыз. 68. Сәҗдәи тиләвәт өчен намаздагы кебек тәһарәтле булу, тәннең, киемнең һәм намазлыкның пакъ булуы, гаурәт җирләренең капланган булуы, Кыйблага каршы булу шарт. Сәҗдәи тиләвәтнең махсус вакыты юк. Намаз уку мәкруһ вакытлардан башка кайсы гына вакытта булса да дөрес. 69. Сәҗдәи тиләвәттә намазга керешкәндәге кебек тәкбир белән кулларны колак турысына кадәр күтәрү, кыям һәм рөкүгъ юк. Сәҗдәсе дә бер генә. Намаз эчендә сәҗдә аятьләрен укыган кеше аятьне укып бетереп, намазны бозмыйча, тәкбир әйтеп, сәҗдәгә китә. Бер сәҗдә кылгач, тәкбир әйтеп кыямга тора да, берничә аять укып, рөкүгъка бөгелә. 70. Әгәр сәҗдә аятен укыгач та рөкүгъка китсә, сәҗдәи тиләвәт кылу ваҗиб булмый, рөкүге сәҗдәи тиләвәт урынына була. 71. Әгәр имам намаз эчендә сәҗдәи тиләвәт кылса, аңа ияреп моктәдиләргә дә сәҗдә кылу – ваҗиб. 72. Берәү бер мәҗлестә ике сәҗдә аятен укыса яки ишетсә, һәр аять өчен берәр сәҗдәи тиләвәт кылырга тиеш. Әгәр дә бер мәҗлестә бер сәҗдә аятен ике мәртәбә укыса яисә ишетсә, бер генә сәҗдәи тиләвәт кыла. 73. Әгәр бер сәҗдә аятен ике мәҗлестә укыса яки ишетсә, ике мәртәбә сәҗдәи тиләвәт кыла. 74. Утырган җирдән торып китү, я бер бүлмәдән икенчесенә чыгу, яки бер сүз беткәннән соң икенче сүзгә яисә икенче эшкә керешү белән мәҗлес үзгәрә. 75. Кеше ишетерлек урында сәҗдә аятен кычкырып уку, сәҗдә аятен үзен генә атап уку һәм Коръән укыганда сәҗдә аятен укымый калдыру – мәкруһ. 76. Сабый бала, дивана кеше, хәезле һәм нифаслы хатыннар сәҗдә аятен укысалар да, ишетсәләр дә, аларга сәҗдәи тиләвәт кылу ваҗиб булмый, ә аларның укыганын ишеткән кешеләргә ваҗиб була. 77. Бер кеше җөнеб (госелсез) вакытында я исерек чакта сәҗдә аятен укыса яки ишетсә, аңа соңыннан сәҗдә кылу – ваҗиб.
МОКЫЙМ ҺӘМ МОСАФИР
78. Үз өендә даими торучы кешегә “мокыйм” дип әйтәләр. Йөз чакрым чамасы бер җиргә бару нияте белән юлга чыккан кешегә “мөсафир” диләр. 79. Сәфәргә чыккан кеше үз шәһәренең йорты яныннан башлап, шәһәренә кайтып кергәнче яки бер шәһәрдә 15 көнгә кадәр торуны ният кылучы мөсафир хөкемендә була. 80. Әгәр мөсафир бер шәһәрдә 15 көн торуны ният кылса, шул вакыттан алып мокыйм хөкемендә була, әгәр дә 15 көн тулганчы тагын сәфәргә чыкса, мөсафир хөкемендә була. 81. Мөсафирның бер шәһәрдә 15 көн тору нияте булмыйча, эшләре чыгу сәбәпле яки берәр хәбәр көтү сәбәпле 15 көн кадәр шул шәһәрдә калса да, барыбер мөсафир хөкемендә була. 82. Ике шәһәрдә йорты булган кеше шул шәһәрләрнең кайсына гына барса да мөсафир булмый. Әгәр дә ул шәһәрләрнең арасы йөз чакрым кадәр булса, бер йортыннан икенчесенә барганда мөсафир хөкемендә була. 83. Мөсафирның өч өстенлеге бар: 1) мөсафир кешегә өйлә, икенде һәм ястү намазларының фарызларын икешәр генә рәкәгать итеп кыскартып уку – ваҗиб; 2) читекләргә өч тәүлек тулганчы мәсех тарту дөрес була; 3) сәфәр вакытында Рамазан ае туры килсә, уразаны тотмыйча казага калдыру дөрес була. 84. Мөсафир дүрт рәкәгатьле сөннәт намазларын һәм өч рәкәгатьле ахшам һәм витр намазларын кыскартырга тиеш түгел. 85. Дүрт рәкәгатьле намазда мөсафир мокыймга имам булса, ике рәкәгать укыгач, сәлам биреп намазын тәмамлый да, оеган мокыймга үзенең мөсафир икәнлеген аңлата. Мокыйм намазының калган ике рәкәгатен кыямнарында һич кыйра’әт укымыйча, ялгызы гына тәмамлый. 86. Әгәр дүрт рәкәгатьле намазда мөсафир мокыймга оеган булса, имамына ияреп, ул да дүрт рәкәгать итеп укый. 87. Мөсафир үзенең мокыйм вакытында казага калган дүрт рәкәгатьле намазын сәфәрдә каза кылырга уйласа, кыскартмыйча дүрт рәкәгать итеп каза кылырга тиеш. Мөсафир вакытында казага калган намазын мокыйм булгач каза кылса, ике рәкәгать итеп каза кыла.
ОМГА НАМАЗЫ 88. Балигъ һәм акылы булган ир кешегә Җомга көнне өйлә намазы урынына Җомга намазын уку – фарыз. 89. Җомга намазы фарыз булуның 8 шарты бар: 1) ) ذكورت зүкүрат –ир кеше булу; 2)بلوغбүлүг - балигъ булу; 3)عقلгакл –камилакыллы булу; 4) حريت хүррийәт– ирекле булу; 5) إقامت икамәт – мокыйм булу; 6) صحت сыйххәт– сәламәт булу; 7) سلامت عينсәламәт гәйн– күзләрнең сәламәт булуы; 8) سلامت رجل сәламәт риҗл – аякларның сәламәт булуы.
90. Хатыннарга, сабыйларга, диваналарга, ирексез булган зинданнардагы кешеләргә, мөсафирларга, авыруларга, ике күзе дә сукыр кешеләргә, аксак кешеләргә Җомга намазы фарыз түгел, чөнки сәбәбе бар. Алар Җомга көнне Җомга намазы урынына өйлә намазын укыйлар. Әгәр мәчеткә барып, Җомга намазын укысалар да дөрес була. 91. Җомга намазын укыр өчен алты нәрсә шарт булып тора: 1) مصر Миср– бер зур шәһәрдә я зур авылда (мәчетнең) булуы; 2)إمامИмәм – падишаһ я мөфти тарафыннан билгеләнгән имамның булуы; 3) جماعت Җәмәгать — имамнан башка намаз укыячак акыллы өч кешенең булуы; 4) إذن عام Изнугәм – Җомга намазы укыла торган мәчетнең һәркем өчен ачык булуы; 5) وقت ظهرУакту зуһр – өйлә вакытытында укылуы; 6) خطبة Хутбәһ– Җомга намазының фарызыннан әүвәл имамның хөтбә укуы. 92. Шушы алты шартның һәрберсе үтәлергә тиеш. Берсе генә үтәлмәсә дә, Җомга намазы укылмый, өйлә намазы гына укыла. 93. Җомга намазы 10 рәкәгатьтән тора: әүвәл 4 рәкәгать сөннәт, аннан соң 2 рәкәгать фарыз, аннан соң янә 4 рәкәгать сөннәт намазы. 94. Җомга намазы укыла торган мәчеткә барып кергәч, башта ике рәкәгать «тәхиятуль мәсҗид» намазы укыла. Соңгы дүрт рәкәгать сөннәт намазыннан соң 4 рәкәгать ахыргы өйлә намазы укыла, аннан соң, Җомга вакытын хөрмәтләп, ике рәкәгать вакыт сөннәте намазы укыла[27]. 95. Җомга вакытында укыла торган намазларны түбәндәгечә ниятлиләр: 1) Ният кылдым ике рәкәгать тәхиятуль мәсҗид намазын үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр. 2) Ният кылдым Җомга намазының дүрт рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр. 3) Ният кылдым Җомга намазының ике рәкәгать фарызын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр. 4) Ният кылдым Җомга намазының дүрт рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр. 5) Ният кылдым фарыз булган өйлә намазларының ахыргысын үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр. 6) Ният кылдым ошбу вакытның ике рәкәгать сөннәтен үтәмәккә, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр. 96. Җомга намазының фарызын башлаганчы имам ике хөтбә укый. Араларында аз гына утырып тора. Ул хөтбәләрдә Аллаһы Тәгаләгә хәмед, “кәлимәи шәһәдәт”, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның сәхабәләренә салават һәм мактау сүзләрен әйтә, бераз вәгазь аятьләрен укый. Мәчеттәге кешеләргә гыйбрәтле вәгазьләр сөйли. Әһле Ислам (бөтен мөселманнарга) һәм ил башлыкларына хәерле дога кыла. 97. Имам хөтбә укыр алдыннан мәзин “Ускуту рахимә кумуллаһу” дип әйтә. Аның мәгънәсе: “Әй җәмәгать, тыңлап торыгыз, Аллаһы Тәгалә сезгә Үз рәхмәтен бирсә иде”. Аннан соң имамның каршында азан әйтә. 98. Имам хөтбә укыган вакытта мәчеттә булган кешеләргә һичбер сүз сөйләшмичә һәм һичнинди эш башкармыйча, чын ихластан хөтбәне тыңлау – ваҗиб. Шул вакытта сөннәт һәм нәфел намазларын уку, зекер һәм тәсбих әйтү дөрес түгел. 99. Имам хөтбә укыган вакытта мәчеткә килеп кергән кеше “тәхиятуль мәсҗид” намазын да, җомганың дүрт рәкәгать сөннәтен дә укымый, тын гына хөтбәне тыңлап утыра. Җомга намазының фарызы укылганнан соң, дүртәр рәкәгать ике сөннәт намаз укып, фарызга кадәр булган сөннәтне дә каза кыла, “тәхиятуль мәсҗид” намазы укылмаган килеш кала. 100. Бер кеше мәчеткә кереп, “тәхиятуль мәсҗид” намазын я дүрт рәкәгать сөннәтен укырга керешкәч, имам хотбә укый башласа, укый башлаган намазын бозмыйча тәмамларга тиеш. 101. Җомганың фарызына имам сәлам биргәнче оеп калган кеше мәсбук булып, калган рәкәгатьләрен имамнан соң каза кыла. Имам сәлам биргәнче оеп кала алмаган кеше өйлә намазын укый. 102. Җомга көн – мөселманнарның догалары һәм изге гамәлләре кабул була торган мөбарәк бәйрәме. Җомга көнен олуг күреп, гөнаһлы эшләрдән тыелу, игелекле гамәлләр кылырга тырышу, фәкыйрьләргә сәдакалар бирү, әти-әни һәм туганнар белән күрешеп, аларның хәлләрен белешү, зиратка барып яки өйдә Коръән укып, савабын мәетләрнең рухларына багышлау, буш вакытларда Коръән уку, зекер әйтү һәм догалар кылу белән үткәрергә кирәк. Бик фәкыйрь булмаган кешегә Җомга көнне дөнья эшләрен күп эшләмичә, гыйлем, гыйбадәт һәм вәгазь мәҗлесләрендә булу, дуслар һәм туган-тумачалар белән күрешеп, бәйрәм итеп, шатлык белән үткәрү – күркәм гадәт. ГАЕТ (БӘЙРӘМ) НАМАЗЛАРЫ 103. Җомга намазы фарыз булган кешеләргә гает намазларын уку – ваҗиб. Хатыннар һәм сабыйлар кебек Җомга намазы фарыз булмаган кешеләргә гает намазлары да ваҗиб түгел. 104. Гает намазларын уку өчен биш нәрсә шарт: Мисыр, изнугам, имам, җәмәгать, вакыт[28]. 105. Гает намазларының вакыты – кояш чыгып, өч аршин кадәр күтәрелгәннән башлап, өйлә вакыты кергәнчегә кадәр. 106. Бер сәбәп аркасында Гает Фитыр (Ураза бәйрәме) намазы Шәүвәл аеның беренче көнендә укылмый калса, Шәүвәлнең икенче көнендә уку дөрес була, Шәүвәлнең өченче көнендә уку дөрес булмый. 107. Гает Корбан (Корбан бәйрәме) намазы Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә укылмый калса, Зөлхиҗҗәнең уникенче көненә кадәр кичектереп уку дөрес була. 108. Ике гает намазы да икешәр рәкәгатьтән тора. Азан һәм камәттән башка һәрвакыт җәмәгать белән укыла. Намаз вакыты җиткәнен мәзин манарага менеп, берничә мәртәбә “Әс-салят” дип кычкырып, мәхәллә халкына белгертә. 109. Ураза гаете намазын түбәндәгечә ниятлиләр: “Ният кылдым ике рәкәгать гает фитыр намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр”. 110. Корбан гаете намазын түбәндәге рәвештә ниятлиләр: “Ният кылдым ике рәкәгать Корбан гаете намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр”. 111. Гает намазларының һәр икесе түбәндәге рәвештә укыла: ният кылып, тәкбир әйтеп керешкәннән соң имам да, моктәдиләр дә (имамга оючылар) сәнә укыйлар, аннан соң һәрберсе намазга керешкәндәге кебек өч мәртәбә кулларын колак йомшакларына кадәр күтәреп, өч мәртәбә тәкбир әйтәләр, тәкбирләрнең арасында кулларын багламыйча төшереп торалар. Аннан соң имам башка намазлардагы кебек сүрәләрне кычкырып укый. Рөкүгъ һәм сәҗдә кылып, икенче рәкәгатьнең кыямына торганнан соң, имам янә кычкырып сүрәләр укый. Рөкүгъ кылыр алдыннан, беренче рәкәгатьтәге кебек янә өч мәртәбә тәкбир әйтә дә, дүртенче тәкбир белән рөкүгъкә иелә. Рөкүгъ һәм сәҗдә кылганнан соң кагъдә һәм сәлам белән башка намазлардагы кебек тәмамлый. 112. Гает намазына соңга калып килгән кеше имам сәлам биргәнче оеп калса, мәсбук булып калган рәкәгатьләрен имамнан соң каза кыла. Әгәр имам сәлам биргәнче оерга җитешә алмаса, шул рәвешле кала, ягъни гает намазлары каза кылынмый. 113. Гает намазларын укыганнан соң имамга ике мәртәбә хөтбә укып, халыкка вәгазь сөйләү, фитыр һәм Корбан хөкемнәрен өйрәтү, гает көннәрендә сөннәт булган эшләр турында сөйләү – сөннәт. ТӘРАВИХ НАМАЗЫ
114. Рамазан аенда һәркөнне ястү намазыннан соң витр намазына кадәр тәравих намазын уку ирләргә гә, хатыннарга да сөннәт. 115. Тәравих намазы бары 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укыла. Бу намаз ялгыз да укыла, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт санала. 116. Тәравих намазын җәмәгать белән укыганнан соң витр намазы да җәмәгать белән укыла. Имам тәравих намазының да, витрның да кыйра’әтләрен кычкырып укый. 117. Тәравих намазын түбәндәгечә ниятлиләр: “Ният кылдым ике рәкәгать тәравих намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр”. 118. Тәравих намазлары арасында дүрт рәкәгать укыган саен – дүрт рәкәгатьле намаз укыган кадәр вакыт туктап “тәравихә” кылу, ягъни ял итеп тору – сөннәт. 119. “Тәравихә” вакытында тәсбих я тәһлил әйтеп, яки әйтелгәнне тыңлап утыру – мөстәхәб. 120. Без яши торган төбәктә “тәравихә” вакытында түбәндәге тәсбих әйтелә: سُبْحَانَ ذِى الْمُلْكِ وَالْمَلَكُوتِ سُبْحَانَ ذِى الْعِزَّةِ وَالْعَظَمَةِ وَالْقُدُرَةِ وَالْكِبْرِيَآءِ وَالْجَبَرُوتِ سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَىِّ الَّذِى لَا يَمُوتُ سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّ الْمَلَآئِكَةِ وَالرُّوحِ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ نَسْتَغْفِرُ اللهَ نَسْئَلُكَ الْجَنَّةَ وَنَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт. Субхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамәти үәл-кудрәти үәл-кибрийә’и үәл-җәбәруут. Субхәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә йөмүт. Суббухүн куддүүсүр-раббил-мәләә’икәти үәр-руух. Ләә иләәһә ил-ләллааһү нәстәгфирул-лааһ. нәс’әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар. Мәгънәсе: Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкаддәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугътан Сиңа сыгынабыз. 121. Тәравих намазлары тәмам булып, бишенче тәсбих әйтелгәннән соң, түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ صَلِّى عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ وَسَلِّمْ اَللَّهُمَّ زَيِّنَا بِزِينَةِ الْإِيمَانِ وَشَرِّفْنَا بِشَرَافَةِ الْهِدَايَةِ وَالْعِرْفَانِ وَأَكْرِمْنَا بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ وَارْزُقْنَا الْجَنَّةَ وَالْغُفْرَانَ وَتَقَبَّلْ مِنَّا تَرَاوِيحَنَا يَا سُبْحَانْ وَاسْتَجِبْ دُعَائِنَا يَا حَنَّانْ. بِفَضْلِكَ وَجُودِكَ يَا مَنَّانُ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ
Ллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәдин үә сәллим. Әллааһүммә зәййиннәә бизиинәтил-иимән. Үә шәррифнәә бишәраафәтил-һидәәйәти үәл-гирфәән. Үә әкримнәә бисыйаами шәһри рамәдаан. Үәр-зүкънәл-җәннәтә үәл-гүфраан. Үә тәкаббәл миннәә тәрааүиихәнәә йәә сүбөхән. Үәс-тәҗиб дугааәнәә йәә хәннәән. Бифәдъликә үә җүүдикә йәә мәннаан. Бирәхмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Мәгънәсе: Йә Рабби, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), рәхмәтеңне һәм сәләмеңне бир. Йә Рабби, безне иман зиннәте белән зиннәтлә, гыйлем һәм тәүфикъ белән кадерлә һәм Рамазан ае уразасы белән хөрмәтле ит. Безгә җәннәтне һәм ярлыкауны насыйп ит. Әй пакь булучы Аллаһ, безнең тәравих намазларыбызны кабул кыл, әй Рәхмәтле Раббыбыз һәм сорамыйча бирүче Аллаһ, фазыйләтең һәм юмартлыгың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Әй камил рәвештә Рәхмәтеңне бирүче Аллаһ, һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән генә була. 122. Тәравих намазының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң бер кыска сүрә укыла. “Кәлям Шәриф”нең (Коръәннең) башыннан алып, һәр рәкәгатендә куша-куша, берничә тәравихтә ахырына кадәр укып чыгып, Коръәнне хәтем кылу (тулысынча уку) олуг сөннәт булып тора. 123. Тәравих намазын ястү намазын укыганнан соң уку – сөннәт, шуның өчен мәчеткә тәравих намазы укыла башлагач килгән кешегә, иң әүвәл ялгызы гына ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын уку һәм аннан соң тәравих намазын ниятләп, имамга ою тиешле. 124. Намазга соңарган кеше тәравихның калган рәкәгатьләрен имамнан соң ялгыз укып тәмамлый. Әгәр имам витрны укып бетергәнче тәравихны тәмамласа, имамга мәсбук булып ойый. Әгәр дә тәравихны тәмамлаганчы имам витрны укып бетерсә, витрны да ялгыз укый. ЕНАЗА НАМАЗЫ 125. Мәеткә дога кылу максаты белән җеназа намазын уку – фарыз кифая, ягъни мәетнең үлгәнен белгән кешеләрнең арасыннан берничәсе укыса, башкаларның өстеннән төшә. Әгәр һәрберсе укыса, һәркайсы саваплы була. Әгәр дә һичберсе укымаса, һәркайсы гөнаһлы була. 126. Җеназа намазының сигез шарты бар: 1) وضوءВүдүъ – тәһарәтле булу; 2) طهرات بدن Тәһарәт бәдән – тәннең пакь булуы; 3) طهرت ثوب Тәһарәт сәүб– киемнең пакь булуы; 4) طهرات مكان Тәһарәт мәкән – аяк баскан урынның пакь булуы; 5) ستر عورت Сәтр гаүрәт – гаурәт җирләренең капланган булуы; 6) استقبال قبلة Истикъбәл кыйблә – кыйблага каршы булу; 7) نيت Ният – ният кылу; 8)مغسولية ميتМәгъсүлийәт мәййит – мәетнең юылган булуы.
127.Әгәр мәет шәһит киткән булса, ягъни золымлык белән үтерелгән булса, юылмый. Шулай булса да, аның өчен җеназа намазы укыла. 128. Җеназа намазында кыйра’әт, рөкүгъ, сәҗдә һәм кагъдә юк, кыям хәлендә дүрт тәкбир һәм ике сәлам белән тәмамлана. 129. Җеназа намазын укыячак кеше башта: “Ният кылдым ошбу мәет өчен җеназа намазын укымакка, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә”, – дип, ният кыла, аннан соң намазга керешкәндәге кебек кулларын күтәреп, тәкбир әйтә дә, кулларын багьлап, сәнә укый, аннары кулларын күтәрмичә икенче тәкбирне әйтә һәм “Тәшәһһүд”тән соң укыла торган “Салават”ны укый. Соңыннан өченче тәкбирне әйтә. 130. Аннары түбәндәге доганы укый: اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِحَيِّنَا وَمَيِّتِنَا وَشَاهِدِنَا وَغَائِبِنَا وَصَغِيرِنَا وَكَبِيرِنَا وَذَكَرِنَا وَاُنْثَانَا اَللَّهُمَّ مَنْ أَحْيَيْتَهُ مِنَّا فَأَحْيِهِ عَلَى الْإِسْلَامِ وَمَنْ تَوَفَّيْتَهُ مِنَّا فَتَوَفَّهُ عَلَى الْإِيمَانِ اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَ هَذَا الْمَيِّتُ مُحْسِنًا فَزِدْ فِى إِحْسَانِهِ وَإِنْ كَانَ مُسِيئًا فَتَجَاوَزْ عَنْهُ
Ллааһүммә-гфир лихәййинәә үә мәййитинәә үә шәәһидинәә үә гаа’ибинә үә сагииринәә үә кәбииринәә үә зәкәринәә үә үнсәәнәә. Әллааһүммә мән әхйәйтәһүү миннәә фә әхйиһии гәләл-исләәми үә мән тәүәффәйтәһүү миннәә фәтәүәффәһүү гәләл-иимән. Әллааһүммә ин кәәнә һәәзәл-мәй’йитү мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии үә ин кәәнә мүси’ән фәтәҗәәүәз гәнһ. Мәгънәсе: Йә Рабби, тереләребезне һәм үлгәннәребезне дә, монда булучыларны һәм монда булмаучыларны да, кечкенәләребезне һәм олыларыбызны да, ирләребезне һәм хатыннарыбызны да ярлыка. Йә Рабби, тере булганнарыбызга Ислам дине буенча яшәргә насыйп ит, Ахирәткә китүчеләргә иман белән вафат булырга насыйп ит. Йә Рабби, әгәр ошбу мәет изге кеше булса, изгелеген арттыр, әгәр гөнаһлы кеше булса, гөнаһларын гафу кыл”. Әгәр мәет сабый я дивана кеше булса, өченче тәкбирдән соң, ошбу доганы укый:
اَللَّهُمَّ اجْعَلْ هَذَا الْمَيِّتَ لَنَا فَرَطًا وَذُخْرًا وَاجْعَلْهُ لَنَا شَافِعًا مُشَفَّعًا
Ллааһүммә-җгәл һәәзәл-мәййитә ләнәә фәртан үә зүхран үәҗгәлһүү ләнәә шәфигән үә мүшәффәгә. Мәгънәсе: Йә Рабби, бу мәеткә безне җәннәттә каршы алучы булырга насыйп ит. Йә Аллаһ, бу мәетне безнең өчен шәфәгатьче кыл һәм шәфәгатеннән Үзең разый бул. 131. Аннан соң дүртенче тәкбир әйтә дә, ике тарафка сәлам биреп, намазны тәмамлый. 132. Җеназа намазы тәмам булганнан соң ошбу дога укыла:
![]() |